16+

Казанда мәхәббәткә «почмаклар» кими

Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә яшьләрне борчуга салырлык сүзләр сөйләде.

Казанда мәхәббәткә «почмаклар» кими

Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә яшьләрне борчуга салырлык сүзләр сөйләде.

– Ишегалларын төзекләндергәндә, урам утлары да куела. Быел да 15 чакрым электр челтәре яңартылды, тагын 388 энергиягә сакчыл лампа урнаштырылды. Казанда караңгы ишегаллары кимегәннән-кими бара, – диде Евгения Лодвигова.

Безгә – өлкәннәргә якты булуы яхшы, әлбәттә. Яшь-җилкенчәкләргә ишегалларында «мәхәббәт почмаклары», ягъни караңгы урыннар калмый икән, әй. Бер шаярту гына инде бу, казанлылар ишегалларының төзекләндерелүенә бик шат, ә мәхәббәт үзенең җаен таба ул.

Ишегаллары

Шәһәр башкарма комитеты җи­тәкчесе урынбасары – тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев хәбәр иткәнчә, Казанда быел 296 ишегалды яңартылган. Красная Позиция урамы, 29, 29а; Кирпичная урамы, 1; Чкалов урамы 2, 4; Повстанческая урамы 4; Краснококшайск урамы, 158; Сафиуллин урамы, 46, 48, 50; Четаев урамы, 20, 22, 24; Фатыйх Әмирхан проспекты, 17 адресларындагы ишегаллары комплекслы төзекләндерелде. Боларда юлларга яңа асфальт түшәү белән беррәттән, балалар уен мәйданчыклары, спорт мәйданчыклары ясалды һәм җиһазландырылды, ял өчен эскәмияләр урнаштырылды.

– Ишегалларын төзекләндергәндә, автомобильләр өчен янә 5 мең урын булдырылды, – диде Игорь Куляжев.

Юллар

Казанда узган җәйдә шәһәр эчендәге һәм бистәләрдәге – 146 юл, бакчачылык ширкәтләренә илтә торган 3 юл, 42 тротуар ремонтланды. Шушы эшләрне башкару өчен федераль һәм республика бюджетларыннан 7,2 миллиард сум бирелгән. «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты ярдәмендә генә дә 72 урам юлы һәм 20 тротуар яңартылган. «Халык контроле» системасының да файдасы бар. Мәсәлән, Казандагы Беломор, Габишев, Родина, Халитов, Нардуган урамнарын, Себер трактын, Старательный тыкрыгын ремонтларга халык гозерләре этәргеч биргән.
Дубравная урамы юлы 4 полосага кадәр киңәйтелде. Царицыно бистәсеннән Җиңү проспектына чыгу өчен, Каспийская урамыннан өстәмә юл сузылган. Николай Ершов һәм Восход урамнарында велосипед юллары булдырылды.

«Боҗра» эчендә – трамвай

Казанның Зур боҗра юлын төзү дәвам итә. Мидхәт Булатов урамыннан Борисковская урамына кадәрге 800 метрлы участокта эшләр алып барыла хәзер. Биредә 110 метр озынлыкта күпер һәм Борисковская урамы турысында җәяүлеләр өчен җир өсте юл кичүе дә сафка бастырыла. Икенче этапта Борисковская урамыннан Техническая урамына кадәрге участок төзелә, шул рәвешле юл Тихорецкая урамы юлына тоташа.
– Казанның Зур боҗра юлында трамвай юллары да булачак, – диде Игорь Куляжев.

«Ворлдскиллс» файдасы

Евгения Лодвигова үзенең йом­гаклау сүзендә ­«Ворлдскиллс» эшче һөнәрләре буенча дөнья чемпионатының Казанга китергән файдасын искә алды. Чемпионатка әзерлек кысаларында мәгариф учреждениеләренә илтә торган 74 урам юлы, 22 тротуар һәм 34 мәгариф учреждениесе территориясе яңартылган. Евгения Лодвигова: «Татарстан җитәкчелегенә зур рәхмәт, Казанда юлларны төзекләндерү өчен республика бюджетыннан 4 миллиард сум бирелде», – диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading