Бүген Казанның «Корстон» комплексында 956 муниципаль район башлыгы бергә җыелды. Алар Татарстан «Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясенең XI съезды кысаларында үзләрен борчыган мәсьәләләр, үз районнарындагы төрле тармактагы күрсәткечләр хакында сөйләделәр. Съездда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә катнашты.
«Муниципаль берәмлекләр советы» берләшмәсенең рәисе Минсәгыйть Шакиров чыгышында башкарылган эшләргә нәтиҗә, узып баручы елга йомгак ясады. Татарстанда җирле үзидарә үсешендә аеруча мөһим проблемаларга тукталды ул. Әйтик, тикшерүләрдән күренгәнчә, соңгы ун елда авылларда яшәүчеләр саны 44 мең кешегә кимегән. Аеруча Кама Тамагы, Минзәлә, Чүпрәле кебек районнарда төпләнеп калучылар сирәгәйгән. Сәбәбе - йортлар аз төзелә, күпләрне хезмәт хакы канәгатьләндерми, эш урыннары юк.
Үрнәк булырлык районнар да җитәрлек. Халык телендә самообложение буларак таныш үзара салым кертүләрнең дә нәтиҗәсе бар. Татарстанда муниципаль берәмлекләрдә халык җирлек проблемаларын хәл итү өчен җыйган һәр сумга төбәк бюджетыннан дүрт сум акча өстәп бирелә. Шуңа да муниципаль берәмлекләр бу мөмкинлектән файдаланып калырга ашыга. Быел гына да республикада барлыгы 1 миллиард 800 миллион сум үзара салым кертеме тупланган. Бу - өстәмә юллар, урамнарга куелган фонарьлар, чишмәләр төзекләндерү, зиратларны рәткә китерү һәм башка финанслар булмау аркасында тоткарланып торган мәсьәләләрне чишү дигән сүз.
- Бердәм референдум көнендә үзара салым кертүне хуплап тавыш бирәләр. Тик күпчелек халык фикеренә колак салмаучылар да бар. 14 төбәктә моның өчен җаваплылык каралган, бездә исә һәр бишенче кеше күпчелек халык фикере белән килешми, референдум карарына каршы бара, - ди Минсәгыйть Шакиров.
Президент исә бу мәсьәләне закон нигезендә җайга салырга кушты. Съезд барышында күп кенә тәкъдимнәр дә яңгырады. Тәтеш районы башлыгы Рамис Сафиуллов төзелеш өчен казылып, хәзер ташландык хәлдә калган чокырларны тигезләү турында дәүләт программасы кабул итәргә кирәк дигән фикерен җиткерде. Чүплеккә әйләнә барган мондый чокырлар аркасында экологлар еш кына район башлыкларын штрафка тарталар икән. Аксубай районының Иске Үзи авылы җирлеге башлыгы Надежда Айдова скважиналарга лицензия алу мәсьәләсендә Президенттан ярдәм сорады. Лениногорск районының Сарабикүл авылы башлыгы Гүзәлия Адельшина авыл җирендә дә өйләрдә краннан чиста су килүенә сөенүен белдерде.
- Әмма бу программада районыбызның дүрт авыл җирлеге генә катнаша алды, тагын 61 авыл чиста су көтә, - диде ул.
Бу мәсьәләләр чишелешен табарлар дип ышаныйк. Алар барысы да Президентка доклад рәвешендә тупланып тапшырылды.
Рөстәм Миңнеханов 2016 елга илнең икътисади торышына нәтиҗә ясады.
- Тулаем төбәк продукты, сәнәгать җитештерүе күләме, төп капиталга инвестицияләр кертү арта бара. Күп күрсәткечләр буенча, Татарстан Россия төбәкләре арасында алдынгылар рәтендә бара. Бу - барыбызның да уртак эшчәнлеге нәтиҗәсе. Яшьләрне авылда калдыру өчен барлык шартлар да тудырылырга тиеш. Авыллар ул - безнең нигез. Анда яшәү сыйфаты шәһәрдәгедән ким булмасын. Авыллар фельдшерлык-акушерлык пунктлары, социаль объектлар, күпфункцияле үзәкләр белән тәэмин ителергә тиеш. Парклар һәм скверлар төзелеше, сусаклагыч зоналарны төзекләндерүгә юнәлтелгән проектлар халык арасында хуплау тапты. Алар киләсе елларда да дәвам итәчәк. Шулай ук социаль дәүләт программалары да гамәлдә булачак, - диде ул.
«Яңарыш» фонды эшчәнлегенә уңай бәя бирелде, киләсе елда чаңгы шуу базаларын төзекләндерүгә, Казан авиация заводын, башка предприятиеләрне яңартуга игътибар биреләчәге искәртелде.
- Сез мөһим эш башкарасыз, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына. - Безгә беркем дә китереп бирмәячәк, барысын да бары тик үзебез генә үзгәртә алабыз, - дип тә өстәде Президент.
Сүз уңаеннан, муниципаль берәмлекләр арасында уздырылган республика спорт-бәйгесендә җиңүчеләргә Президент машина ачкычлары тапшырды. 100 машина!
Эльвира Мозаффар
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар