16+

Казанда тагын янгын

Әле "Адмирал" сәүдә үзәгендә килеп чыккан фаҗигадән айнып та бетә алмадык, башкаланың тагын бер сәүдә үзәгендә янгын чыккан икән дигән хәбәр килеп иреште.

Казанда тагын янгын

Әле "Адмирал" сәүдә үзәгендә килеп чыккан фаҗигадән айнып та бетә алмадык, башкаланың тагын бер сәүдә үзәгендә янгын чыккан икән дигән хәбәр килеп иреште.

Бүген көндезге берләр тирәсендә Казанның Мәскәү базары ягыннан кара төтен чыгуын күргәннәр. Мәскәү районындагы халык арасында "Тюбетейка" - "Түбәтәй" дип аталган үзенчәлекле архитектур янкорылмасына орынып торган бер катлы бинада янгын чыга язган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин белдергәнчә, Декабристлар урамы, 133 йортта офис бинасының түбәсендә чүп-чарга ут капкан. Янгын сүндерүчеләр тиз арада килеп җитеп, утны сүндергәннәр, зыян күрүчеләр юк.

Фото: kazan.mk.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading