16+

Казанда «Тоталь диктант» үтәчәк

Татарстан башкаласы грамоталылыкны тикшерү буенча уздырыла торган дөньякүләм «Тоталь диктант» акциясенә кушыла. Әлеге чарада дөньяның 45 иленең 350дән артык шәһәре катнашачак.

Казанда «Тоталь диктант» үтәчәк

Татарстан башкаласы грамоталылыкны тикшерү буенча уздырыла торган дөньякүләм «Тоталь диктант» акциясенә кушыла. Әлеге чарада дөньяның 45 иленең 350дән артык шәһәре катнашачак.

«Тоталь диктант» инде унберенче тапкыр оештырыла. Оештыручылар сүзләренә караганда, акциядә 50 меңнән артык кеше катнаша. Рус телендәге ирекле диктант планетаның барлык 6 континентындагы 20 сәгать поясын үз эченә ала, дип хәбәр ителә «Тоталь диктант» акциясе сайтында. Казанда әлеге акция өч мәйданчыкта үтәчәк: Казан (Идел буе) федераль университетында, Казан элемтә электротехникумы һәм Халыклар дуслыгы йортында. Үзеңнең грамоталылык дәрәҗәсен шулай ук мәҗбүри теркәлүле булган урыннарда - «Татмедиа»да, Казанның Яңа Савин районындагы 7 нче гимназиясендә һәм Казан сәүдә-икътисад техникумында да белеп булачак.
Ачык мәйданчыкларда теркәлү үтү соралмый. Тиешле мәйданчыкка билгеләнгән вакытка килү генә кирәк - анда акциядә катнашучыга каләм, кәгазь бирелә һәм текст әйтеп яздырыла. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, кайбер мәйданчыкларга бөтен кешене сыйдырып булмаганга, алдан язылу кирәк. Һәрбер мәйданчык янында «Теркәлү» төймәсе эшләячәк.
«Тоталь диктант» мәйданына килә алмаучылар өчен быел Россиянең алты шәһәрендә онлайн-трансляция оештырылачак. http://totaldict.ru/live/ битендә диктантны әйтеп яздыру туры эфирда булачак, махсус формада текстны җыясыз, ә аннан соң, автомат рәвештә, ялгышлар тикшерелә һәм хаталар күрсәтелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading