Казанда «яңгыр салымы» кертелә
Казанда кичә сәгать буена яуган яңгыр үзәнлектәге шактый урамнарга күлләр булып җыелды. Яңгыр-кар суларын үткәрү челтәре шәһәрнең 40 процент өлешен дә колачламый. Челтәрне төзеклектә тоту һәм үстерү максатында, шәһәр башкарма комитеты билгеләгән тарифлар нигезендә, предприятиеләрдән яңгыр-кар сулары үткәрү челтәре өчен түләү алына башлаячак. Бу хәбәрне тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь...
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВРЎР‚

Казанда кичә сәгать буена яуган яңгыр үзәнлектәге шактый урамнарга күлләр булып җыелды. Яңгыр-кар суларын үткәрү челтәре шәһәрнең 40 процент өлешен дә колачламый. Челтәрне төзеклектә тоту һәм үстерү максатында, шәһәр башкарма комитеты билгеләгән тарифлар нигезендә, предприятиеләрдән яңгыр-кар сулары үткәрү челтәре өчен түләү алына башлаячак. Бу хәбәрне тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь...
Казанда кичә сәгать буена яуган яңгыр үзәнлектәге шактый урамнарга күлләр булып җыелды. Яңгыр-кар суларын үткәрү челтәре шәһәрнең 40 процент өлешен дә колачламый. Челтәрне төзеклектә тоту һәм үстерү максатында, шәһәр башкарма комитеты билгеләгән тарифлар нигезендә, предприятиеләрдән яңгыр-кар сулары үткәрү челтәре өчен түләү алына башлаячак. Бу хәбәрне тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев әйтте.
PS. Шәһәр предприятиеләре җитәкчеләрен яңгыр яуган вакытта түбәләрдән һәм предприятие биләмәләреннән аккан су өчен түләргә мәҗбүр итәчәкләр. Кайбер җитәкчеләр «Городское благоустройство» МУПтан «яңгыр салымы»на тиешле килешү төзүләрен таләп иткән хатлар алганнар да инде. Предприятие түбәләреннән шәһәрнең су җибәрү системасына агып төшкән суның һәр кубометры өчен алар 2 сум 8 тиен акча түләргә тиеш булачаклар. Салымны еллык явым-төшем күләменнән һәм предприятиенең су җыела торган урыннары мәйданыннан чыгып исәплиләр. «Яңгыр салымы» елына казнага 19,76 миллион сум акча кертергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Күченү турында хәбәр итмәсәң, штраф түлиячәксең
-
#Кыскача яңалыклар
Арча районында көрәшче егет Нәсим Габидуллинны соңга юлга озаттылар
-
#Кыскача яңалыклар
Миңнеханов Казан сәнгать мәктәбенә укучысының уңышлары өчен рояль бүләк итте
-
#Кыскача яңалыклар
22 елга хөкем ителгән
-
#Төрлесе
«Докерларны хәтта чит илгә дә алып киттеләр»
Комментарийлар