16+

Казанда йөз меңенче агач утыртылды

Казансу елгасының уң ярында урнашкан яңа ЗАГС бинасы территориясендә кичә шәһәр җитәкчеләре, предприятиеләр директорлары һәм республиканың министрлыклары вәкилләре катнашында өмә булды.

Казанда йөз меңенче агач утыртылды

Казансу елгасының уң ярында урнашкан яңа ЗАГС бинасы территориясендә кичә шәһәр җитәкчеләре, предприятиеләр директорлары һәм республиканың министрлыклары вәкилләре катнашында өмә булды.

Эшкә керешер алдыннан, башкала мэры Илсур Метшин: «Узган ел, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фатихасы белән, «Яшел рекорд» проекты старт алган иде. Беренче елда 48 мең төп агач утыртылды. Быел шуларга язгы якта - 10 мең, ә көзге чорда 42182 төп агач өстәлде. Шәһәрне яшелләндерүдә катнашучы предприятиеләргә, оешмаларга, уку йортларына, мәгариф учреждениеләренә, бизнес вәкилләренә һәм казанлыларга зур рәхмәт!» - диде.
«Татэнерго», «ТАИФ», «Нэфис», «Сувар-Казань», «Кан Авто», «Элекон», «ГазпромТрансгаз Казань», «Казан моторлар җитештерү берләшмәсе», «Казан вертолет заводы», ПАТП-2, «Унистрой», «Химград» технопаркы, «Сетевая компания», «Таттелеком», «Татхимфармпрепараты», «Казан Гипронииавиапром» аеруча тырышлык күрсәтәләр. Гади казанлылар гына да 4900 төп агач утырткан.
«Казанда автомобильләр саны 300 мең берәмлектән узып китте, ә агачлар 250 мең чигендә калды. Экология мәсьәләсендә тамырдан эшчәнлек кирәк иде. «Яшел рекорд» - моңа җавап», - дип белдерде мэр Илсур Метшин. Агачлар утырту өмәсендә быел «алтын» һәм «бриллиант» туйларын билгеләп үтүче парлар да катнашты. Шәһәр башлыгы аларга гөлләр бүләк итте. «Казан рәвешендәге ЗАГСны яшел боҗра белән уратып алдык. Гаиләләр дә шушы агачлар кебек матур, нык һәм агач ботаклары сыман күптармаклы булсын иде», - диде Илсур Метшин юбилярлар белән бергәләшеп агач утыртканда.
«Яшел рекорд» проекты кысаларында, 100 меңенче яшь агачны да Казан мэры үзе утыртты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading