16+

Казанның чыршы бәйрәмнәре кайда һәм кайчан булачак? (ПРОГРАММА)

Татарстан башкаласында “Казан” гаилә үзәге каршындагы мәйданда төп Чыршы бәйрәме 27 декабрьдә 18.00 сәгатьтә ачыла, программа кысаларында 19 сәгать 20 минутлар тирәсендә салют атыла.

Казанның чыршы бәйрәмнәре кайда һәм кайчан булачак? (ПРОГРАММА)

Татарстан башкаласында “Казан” гаилә үзәге каршындагы мәйданда төп Чыршы бәйрәме 27 декабрьдә 18.00 сәгатьтә ачыла, программа кысаларында 19 сәгать 20 минутлар тирәсендә салют атыла.

“Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә бу турыда шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров хәбәр итте. Яңа елга багышланган мәдәни-спорт чаралары Казанда 21 декабрьдән үк башлана. Шәһәрнең барлык районнарында казанлылар һәм кунаклар өчен 60 чыршы бәйрәме мәйданчыгы оештырыла.

Быелның 31 декабрендә бәйрәм программасы “Казан” гаилә үзәге каршындагы мәйданда һәм Черек күлдә (“Черное озеро”) киләсе елның 1 гыйнварындагы 2.00 сәгатькә кадәр эшли. Дискотека оештырыла, Россия Федерациясе Президентының һәм Татарстан Республикасы Президентының котлаулары видеоэкран аша күрсәтелә.

Кыш бабай бүләге  

Казанда балалар бакчаларына йөрүче сабыйларга, башлангыч сыйныфлар укучыларына, инвалид балаларга, күп балалы гаиләләрдәге кечкенәләргә (3-6 яшьлекләр) Кыш бабай бүләге таратыла. Рөстәм Гафаров әйткәнчә, моның өчен шәһәр бюджетыннан 20 миллион сум билгеләнгән. Бер бүләкнең бәясе-145,76 сум.
Мэр исеменнән 26 декабрьдә Казан Ратушасында бал-маскарад үткәрелә. Бәйрәмгә 6-12 яшьләрдәге 700гә якын сәләтле малайлар белән кызлар һәм тормышта авыр хәлдә калган балалар чакырыла.

Казанда җиденче ел рәттән “Кыш бабайга хат” (“Письмо Дедушке Морозу”) хәйрия акциясе үткәрелә. Узган алты елда ятим яки инвалид, шулай ук күп балалы гаиләләрдәге 1500 балага 3,5 миллион сумнан артык бәяләрдә бүләкләр бирелгән. Быел балаларның 150гә якын теләк-үтенечләрен канәгатьләндерү ниятләнелә. Балаларның хатлары шәһәр башкарма комитетындагы чыршыга беркетелгән. Хатлар шәһәр башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты сайтына да куелган.

- Мөмкинлеге булган кешеләр социаль яктан авыр хәлдәге гаиләләрдәге балалар язган хатлардагы үтенечне канәгатьләндерсеннәр, бүләк ясасыннар иде, - дип мөрәҗәгать итте мэр Илсур Метшин.

Каникулда паркка чык

Казандагы паркларда һәм скверларда 2019 елның 1-7 гыйнварларында мәдәни-спорт чаралары була. “Казан” гаилә үзәге каршындагы мәйданда, “Крылья Советов”, “Сосновая роща”, Черек күл, “Калейдоскоп”, Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында, “Казан” ат-спорт комплексында, Горки-Әмәт урман паркында мәдәни-спорт чаралары көн саен оештырылачак. Горький паркында 4 гыйнварда кешеләр үзләре ясаган чаналар фестивале үткәрелә. Бауман урамы быелның 29 декабреннән киләсе елның 7 гыйнварына кадәр бәйрәм мәйданына әверелә. Бауман урамында 2 һәм 5 гыйнвардагы бәйрәм программасы балалар өчен махсус әзерләнгән.

 Чыршы мәйданчыклары

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында:
Кадышево, Коры елга, Борисоглебск, Северный бистәләрендә бәйрәм чаралары 21-24 декабрьләрдә уза. “Казан моторлар төзү-җитештерү берләшмәсе” (“КМПО”) каршындагы мәйдандагы чыршы үзенең утларын 22 декабрьдә кабыза. “Крылья Советов” паркындагы чыршы үзенә кунакларны 25 декабрьдә чакыра.
 
Вахитов һәм Идел буе районнарында:

Горький паркындагы һәм Павлюхин урамындагы филармония скверындагы чыршы мәйданчыклары 25 декабрьдә, ә Сыртланова урамындагы “Калейдоскоп” балалар паркындагы чыршы мәйданчыгы 26 декабрьдә ачыла. Мирный, Кукушкино, Отары, Петровский һәм Кояшлы бистәләрендә, гадәттәгечә, чыршы шәһәрчекләре төзелә.

Киров һәм Мәскәү районнарында:

Биредә 20-30 декабрьләрдә кабаттан “Яңа ел-ишегалдында” (“Новый год во дворе”) конкурсы уздырыла. “Салават күпере” торак комплексының Тансык урамындагы 21/1 йорт янында, районнарның иҗат коллективлары катнашында, чыршы мәйданчыгын ачу бәйрәме була. Химиклар мәдәният сарае янындагы “Сосновая роща” паркында шугалак ясала, анда тимераяклар прокаты да эшләячәк. Мондагы 20 метрлы чыршының утларын кабызу 27 декабрьгә билгеләнгән. Петров паркында, шулай ук Юдино, Җилплощадка, Красная Горка, Левченко һәм Урман аръягы (Залесный) бистәләрендә чыршы шәһәрчекләре корыла.
 
Совет районында:

Карьер, Привольный, Царицыно, Вознисенское бистәләрендә яшәүчеләр башлангычында, һәркайсында театральләштерелгән чыршы бәйрәмнәре үткәрелә. Нагорный бистәсендә быел Яңа елны каршылау бәйрәмнәре төзекләндерелгән “Маленький принц” скверында уздырыла. Дәрвишләр бистәсендә чыршы мәйданчыгы 21 декабрьдә ачыла.
“Казан” ат-спорт комплексындагы “Хан ишегалды” (“Ханский двор”) милли “авылы” кунакка 22 декабрьдә дәшә. Биредә сувенирлар сатып алырга, татар милли ашлары белән сыйланырга була. Программада: шоу-анимация, шәһәрнең иҗат коллективлары чыгышы, атларда йөрү, ачык һавада шугалак. Шулай ук ипподромга һәм ат абзарына экскурсия оештырыла. Теләгән кешеләр ат өстенә утырып йөрергә, атларны ашатып карарга мөмкин.

Иске Татар бистәсе:

Мәрҗани урамында Кабан күле буена урнаштырылган чыршы үзенең утларын 24 декабрьдә кабыза.

0+

Фото: pixabay.com

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading