16+

Казансуга керсәң, штраф «инфекциясе» йогачак

Бабаларыбыз шәһәр салу өчен гаҗәеп матур урынны сайлаган. Казан тирәсендә 108 сулык кына бар, шуның 39ы - шәһәр биләмәсендә.

Казансуга керсәң, штраф «инфекциясе» йогачак

Бабаларыбыз шәһәр салу өчен гаҗәеп матур урынны сайлаган. Казан тирәсендә 108 сулык кына бар, шуның 39ы - шәһәр биләмәсендә.

Ләкин елгалар һәм күлләр үзләренә карата битараф мөнәсәбәтне, саксызлыкны яратмый. Казанда быел 7 кеше батып үлде инде. Шәһәр башкарма комитетының гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинанд Тимерханов хәбәр иткәнчә, бу җәйдә муниципаль карамактагы 5 комлык файдаланылачак. Болар: Иделдә - «Локомотив», Казансуда - «Түбән Елга аръягы» («Нижнее Заречье»), Комсомольское, Изумрудное, Глубокое. Изумрудное һәм Глубокое күлләренең су составы начар һәм төбе тигезсез булганлыктан, су коену рөхсәт ителми. Аккош күле һәм Җиңү паркындагы күл шулай ук су коену өчен җайлаштырылмаган. Аларда коткару хезмәтләре хезмәткәрләре сакта тора. Казансуда Ленин дамбасының түбәндәге ягында да су коенырга ярамый, комлыгында исә кызынырга гына мөмкин. Узган сессиядә шәһәр Думасының гражданнарның сәламәтлеген һәм тирә-юнь мохитне саклау буенча комиссиясе рәисе Алексей Созионов комлыкларга видеокамералар урнаштырырга тәкъдим итте. Республиканың Дәүләт Советы шәһәр депутатларының проектын хуплаган очракта, рөхсәтсез урыннарда су коенучыларның, комлыкта спиртлы эчемлекләр кулланучыларның штрафка тартыла башлаулары ихтимал. Казанда яңгыр-кар сулары агу челтәре яңартыла, чистарту корылмалары да төзелә. Шуннан соң Казансу елгасының суы бермә-бер чистарыр дип өметләник. Шәт, төрле авырулар эләктерү куркынычы да кимер.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading