16+

Күңел сыйса, баш сыяр

Казанны якын һәм ерак чит илләрдән килеп эшләүчеләр басты. Күп акча түләмәслекләрен белеп торсалар да киләләр бит. Тырышлар да әле үзләре. Яшәү урынын, прописка табу гына кыенрак. Анда да югалып калырлар димә. Берәрсе уңайлырак оя табуга ирешсә, кысан булса да, дус-ишләрен, күпсанлы туганнарын үз яннарына сыендырырга, шунда теркәтергә омтыла. Күңелең...

Күңел сыйса, баш сыяр

Казанны якын һәм ерак чит илләрдән килеп эшләүчеләр басты. Күп акча түләмәслекләрен белеп торсалар да киләләр бит. Тырышлар да әле үзләре. Яшәү урынын, прописка табу гына кыенрак. Анда да югалып калырлар димә. Берәрсе уңайлырак оя табуга ирешсә, кысан булса да, дус-ишләрен, күпсанлы туганнарын үз яннарына сыендырырга, шунда теркәтергә омтыла. Күңелең...

Тик менә бу «Кү­мәк­лектә - көч» дигән принципны алга куеп яшәп ятучылар агызган су, яндырган ут өчен кем түләргә тиеш соң? Күршеләр бай булсын да аларны сабырлыктан аермасын Ходай...
Бүгенге көндә Татарстанда 200ләп «резин фатир» санала икән. Аларның һәрберсендә 30дан алып 500гә кадәр кеше фиктив пропискада тора. Анда яшәмәсәләр дә хуҗаларга прописка өчен тиешле сумманы вакытында түләп торалар алар. Россия федераль миграция хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Сергей Чепуштанов китергән саннар бу. Агымдагы елның узган 10 ае эчен­дә генә дә Татарстанда килү урыннары буенча миграция исәбенә 157 мең чит ил кешесе куелган. Мигрантлар саны буенча Идел буе федераль округында республика, Самара һәм Нижегород өл­кәләреннән генә калышып, өченче урында тора. Шушы 10 ай эчендә республикага, төрле максатларны күздә тотып, 173 илдән кешеләр килгән. Арада Универсиаданы тамаша кылыр өчен килеп, вакыты җиткәч кайтып китүчеләре дә күп булган, билгеле. Әмма укырга, эшләргә килеп, биредә яшәп калучылары да бихисап. Казан шәһәре мэриясенең 2013 елның 11 мартында булган «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә дә коммуналь хезмәтләргә түләү кәгазьләрендә булган зур саннар мәсьәләсе күтәрелгән иде. Казанда йөзләрчә «резин фатир»лар булып, аларда чит илдән килеп эшләүче бихисап кеше көн итеп ятканлыгы ачыкланды анда. Тик чит илләрдән килеп эшләүчеләрнең «Кунак булсаң, тыйнак бул» дигән әйтемне онытулары куркыта. Быел алар катнашында кылынган авыр җинаятьләр саны 11гә җит­кән. Узган ел исә бу сан 3 кенә булган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading