16+

Күңелегезгә юаныч булыр

Беркөнне эштә телефон шалтырый. «Бу Казаннан Сәлимә апагыз була әле. Киләсе елга яздыру өчен бәяләрегез шул килеш калуы бик әйбәт булган. Мин хәзер «Шәһри Казан»сыз яшәүне күз алдына да китерә алмыйм. Барысын да язасыз, рәхмәт сезгә! Әле гаилә дусларыбызга да бүләк итеп яздырырга уйлыйм», - дип тезеп китте ул. Казанда...

Беркөнне эштә телефон шалтырый. «Бу Казаннан Сәлимә апагыз була әле. Киләсе елга яздыру өчен бәяләрегез шул килеш калуы бик әйбәт булган. Мин хәзер «Шәһри Казан»сыз яшәүне күз алдына да китерә алмыйм. Барысын да язасыз, рәхмәт сезгә! Әле гаилә дусларыбызга да бүләк итеп яздырырга уйлыйм», - дип тезеп китте ул. Казанда гына түгел, башка төбәкләргә барып чыккач та, халыктан газета турында җылы сүз ишетелсә, күңелләр күтәрелеп китә. «Кадерле кунак сыман көтеп алабыз без аны. Аннары башыннан ахырына кадәр укып чыгабыз. Без бит газета укып өйрәнгән буын», - дип, үзләренең уй-фикерләрен дә җиткерә алар. Газетабызның әнә шундый тугры дуслары бар һәм киләчәктә дә булыр, дип ышанасы килә. Театрларыбызның күренекле артистлары Вера Минкина, Шәүкәт Биктимеров, Фирдәвес Әхтәмова, Хәлил Мәхмүтов, Рауза Хәбибрахманова һәм башкалар гомерләренең соңгы көннәренә хәтле «Шәһри Казан»нан аерылмадылар.
Тиздән кышкы озын кичләр якынлаша. Шул мизгелләрдә үзегезгә юаныч, яхшы юлдаш табасыгыз килсә, сез дә «Шәһри Казан» белән бергә булыгыз. Газетаны таныш-белешләрегезнең туган көннәренә, бәйрәмнәргә яздырып та менә дигән бүләк ясый аласыз. Бәяләре дә кесәгә сугарлык түгел.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading