16+

Кемгә – бакча, кемгә акча җимеше

Базарга барган идем. Сөбханалла, каен һәм җир җиләкләре белән бөтен базар тулган. Җәйнең иртә килүе үзенекен итә шул, быел тупыл да мамыгын иртә очырды, черкиләр дә иртә уянды, инде җиләкләр дә пешкән. Җиләк сатып алырга теләүчеләр күп. Кечкенә пластмасс чиләкләрен тоткан апалар әле бер сатучы янына бара, әле икенчесенең бәясе...

Кемгә – бакча, кемгә акча җимеше

Базарга барган идем. Сөбханалла, каен һәм җир җиләкләре белән бөтен базар тулган. Җәйнең иртә килүе үзенекен итә шул, быел тупыл да мамыгын иртә очырды, черкиләр дә иртә уянды, инде җиләкләр дә пешкән. Җиләк сатып алырга теләүчеләр күп. Кечкенә пластмасс чиләкләрен тоткан апалар әле бер сатучы янына бара, әле икенчесенең бәясе...

Җиләк сатучыларның барысы да диярлек йә Чуашстаннан, йә Мари Элдан булып чыкты. Бәяләренә килгәндә, аларны алай арзан дип әйтеп булмый. Каен җиләген майонез чиләге белән алсаң, 300 сум, өч литрлы чиләге - 900 сум. 200 граммлы пластик стакандагысын 70 сумга алырга була. Чуашстаннан килгән 16-18 яшьләрдәге Настя белән Алена һәр җәй саен җиләк сатып, гаиләләренә булышалар икән. «Без гаиләдә күп бала. Апа белән сеңелләр урманга барып җиләк җыя. Ә мин Казанга килеп шуларны сатам», - ди Настя. Ә Алена исә җиләкне үзе җыя да, үзе сата да. Күп кенә сатып алучылар җиләк бәяләрен күпсенә. «Менә алар үзләре эссе кояш астында, черкидән талатып, мүкәләп җиләк җыеп карасыннар иде. Аннары иртүк торып, йокылы-уяулы юлда килеп, тагын шул кояш астында базарда басып торсыннар. Аның алай җиңел хезмәт түгел икәнен белсәләр, бәяләре белән дә килешерләр иде», - дип зарланыша кызлар. Ә менә җир җиләге арзанрак йөри. 7 литрлы чиләге 700 сум тора. Шул ук Мари Элдан килгән бер апаның әйтүенчә, быел анда җиләк, узган елдагыга караганда, азрак икән. Бакча җиләге белән бөтен базар тулган дисәң дә була, аларының бәяләре 160 сумнан 200 сумга кадәр.
Җиләкне, гадәттә, кайнатма әзерләргә алалар. Кышын җәйне сагынып, хуш исле кайнатма белән чәй эчү рәхәт анысы. Әмма халык табибы Фирая Захарова, җиләкне суыткычка куеп туңдыру күпкә файдалырак, ди. Алай иткәндә аның бөтен витаминнары саклана. Кышын аны (берничә төрле җиләк булса, тагын да яхшырак: кура җиләге, каен җиләге, бакча җиләге, нарат җиләге, кара җиләк һ.б.) бераз гына алып, кашык белән изеп, өстенә кайнаган су салып эчегез, дип киңәш итә Фирая ханым. Каен җиләге, кура җиләге һәм җир җиләген бөреләре һәм яфраклары белән киптерергә дә була. Аны инде чәй кебек эчсәң, хуш исле һәм файдалы эчемлек килеп чыга. Туңдырылган җиләкләрдән ясалган морс та, төнәтмәләр дә салкын тиеп авырганда бик файдалы. Аларны профилактика чарасы буларак та кыш буена эчәргә мөмкин. Чөнки аларда, С витаминыннан тыш, К, В5 һәм В6 витаминнары, марганец, калий, бакыр, магний, фолий кислотасы да бар. Бакча җиләге дә файдалылыгы ягыннан урманда үскән «туганнары»ннан бер дә аерылмый. Әмма аларга әллә нинди химикатлар яки ашламалар кушылмаган булса гына файдалы, ди Фирая ханым.
Җиләкләрне косметик чара буларак та кулланырга була. Алардан ясалган битлекләр, мәсәлән, бит тиресен тукландыра, аны дымландыра һәм аз гына агарта да. Моның өчен җиләкне кашык белән изеп, битегезгә сылагыз. 15-20 минуттан җылы су белән юып төшерегез.

Җиләктән кайнатма
1 кг җиләккә: 1 кг шикәр комы һәм 1 стакан су
Суга шикәр комы кушып кайнатасың. Сироп кайнап чыккач, аңа юылган һәм бөрчелгән җиләкне салып, куе күбекләр барлыкка килгәнче, тагын кайнататып аласың. Суынгач, банкаларга тутырып куясың.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading