Шәһри Казан

Кемнәр җылы сусыз калачак?

Казанда 5 майда торак фондка һәм биналарга үзәкләштерелгән челтәрдән җылылык җибәрү туктатылды.

Реклама

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин әйткәнчә, әгәр тышкы һава температурасы 5 тәүлек дәвамында +8 градустан югары торса, җылыту сезоны законлы нигездә тәмамлана. «Быел җылы һава 24 апрельдә үк урнашкан иде. Ләкин салкынайту ихтималын күздә тотып, җылылык бирүне туктату 5 майга кадәр кичектерелде», - диде докладчы. Мэр Илсур Метшин: «Җылыту сезонында җитди аварияләр булмады. Бу - җылылык белән тәэмин итүче һәм идарәче компанияләрнең, районнар хакимиятләренең кышкы чорга яхшылап әзерләнгәнлекләре нәтиҗәсе», - дип, башкарылган эшкә уңай бәя бирде.
Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр иткәнчә, «Казан җылылык челтәре компаниясе» 12-14 май көннәрендә җылылык челтәре торбаларына гидравлик сынап карау (опрессовка) үткәрә. Шунлыктан, 1887 торак йорт, 185 балалар бакчасы, 129 мәктәп, 73 медицина учреждениесе вакытлыча җылы сусыз калачак. 6 нчы, 10 нчы, 11 нче, 20 нче җылылык үткәргечләрнең аерым өлешләрендә, шулай ук 21 нче җылылык үткәргечтә («Горки» микрорайоны) төзекләндерү эшләре башлану сәбәпле, әлеге чыганакларга ялганган йортлар һәм биналар җылы судан вакытлыча өзеп торылачак.
Җылы су килүне вакытлыча туктатып тору графиклары белән Казан мэриясенең www.Kzn.ru һәм «Генерирующая компания» ачык акционерлык җәмгыятенең www.tatgencom.ru рәсми сайтларыннан танышырга мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: