16+

Кермәгез урманнарга!

Яз җитте исә, авылга кайту белән, борынга төтен исе керә башлый. Моңа әллә ни борчыласы юк: сәбәбе - халык узган елдан калган салам, бәрәңге сабакларын һәм болын-кырлардагы кипкән иске үләнне яндыра. Янәсе, шулай эшләсәң, печәне яңара.

Кермәгез урманнарга!

Яз җитте исә, авылга кайту белән, борынга төтен исе керә башлый. Моңа әллә ни борчыласы юк: сәбәбе - халык узган елдан калган салам, бәрәңге сабакларын һәм болын-кырлардагы кипкән иске үләнне яндыра. Янәсе, шулай эшләсәң, печәне яңара.

Хәзерге вакытта, яз көне мәктәп укучылары уздырган өмәләр вакытында җыелган чүп-чарларны да транспорт чакыртып түгеп маташмыйлар, өяләр дә яндыралар. Мәшәкате азрак бит.
«Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин үз чыгышында, 25 апрельдән 15 майга кадәр республикада янгыннарга каршы махсус режим кертелде, дип белдерде. Аның асылы шунда: бу вакыт аралыгында урманнарга керү тыела. Ә анда учак ягу, тәмәке тарту турында сүз дә булырга мөмкин түгел.
Бер яктан караганда, бу бик тә кирәкле карар. Бездә урманнар, башка төбәкләр белән чагыштырганда, болай да азрак, әле булганнары да табигый үк түгел, кулдан утыртылган. Әйбер азрак булган саен, аны яхшы саклаячаклар, җирдән дә, вертолетлар ярдәмендә күктән дә. Тик халык барыбер табигатькә чыгарга омтыла. Шул яктан карасаң, бик үк урынлы да түгел кебек.
Татарстанда соңгы бер-ике елда урманнар яну очраклары булмады. Урманнарны саклау эшенә ТР Урман хуҗалыгы, Эчке эшләр һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыкларының вәкилләре, муниципаль район хакимияте башлыклары да җәлеп ителгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading