16+

Халыкны ишетү, тыңлау мөһим

Татарстан халкы Сәламәтлек саклау министрлыгының киләсе елга бурычларын билгеләүдә үз өлешен кертте. 21 сентябрьдә башланган проект нигезендә министрлыклар, эшчәнлекләрендәге төп юнәлешләрне ачыклау өчен, иҗтимагый советлар оештырган иде. Әлеге иҗтимагый совет утырышлары, һәр министрлыктан экспертларның фикерләре белән газетабызда таныштырып бардык.

Халыкны ишетү, тыңлау мөһим

Татарстан халкы Сәламәтлек саклау министрлыгының киләсе елга бурычларын билгеләүдә үз өлешен кертте. 21 сентябрьдә башланган проект нигезендә министрлыклар, эшчәнлекләрендәге төп юнәлешләрне ачыклау өчен, иҗтимагый советлар оештырган иде. Әлеге иҗтимагый совет утырышлары, һәр министрлыктан экспертларның фикерләре белән газетабызда таныштырып бардык.

Төп юнәлешләр билгеләнгәннән соң, алар халыкка тәкъдим ителде. Шул рәвешле, Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында тавыш биреп, аеруча өстенлекле максатларны ачыклауда республика халкы зур өлеш кертте. Министрлыкның тавыш бирү нәтиҗәләре, әлеге тәкъдимнәр нигезендә төзелгән бурычлары белән Сәламәтлек саклау министрлыгының иҗтимагый совет утырышында таныштырдылар.

– Халыкны ишетү, тыңлау мөһим. Безгә халык куйган бурычлар, аларның искәрмәләре нигезендә эшләргә кирәк, – ди Татарстанның премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева.

Республика үсешендә төп юнәлешләрне билгеләүдә халык фикере зур роль уйный. Татарстанда «Халык контроле» мәгълүмати системасы уңышлы эшли. Әлеге чыганак аша кешеләр үзләрен борчыган проблемаларны җиткерәләр. 2014 елдан «Халык инспекторы» системасы гамәлгә ашырыла башлады. Соңрак торак-коммуналь хуҗалыгы, медицина өлкәсендә күрсәтелгән хезмәтләргә бәя бирү сервисы килеп кушылды.

Тавыш бирү барышында, министрлык тарафыннан тәкъдим ителгән максатлар һәм бурычлардан тыш, кешеләр үз вариантларын да тәкъдим иткәннәр. Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков әйтүенчә, министрлыкның төп максатлары өчен 6309 кеше тавыш биргән. Барлыгы 422 яңа тәкъдим кабул ителгән.

– Нәтиҗәләр кызыклы, кайберләре көтелмәгән. Беренче урында татарстанлылар УЗИ аппаратларыннан файдалану мөмкинлеген булдыруны сорый, планлы тикшеренү срогын 14 көнгә кадәр кыскартырга тәкъдим итә. Балалар сырхауханәләрен җиһазландыру да мөһим. Махсус программа кысаларында өч елда балалар медицина учреждениеләрен тиешенчә җиһазландыру күздә тотыла. Икенче урында – сырхауханәләрне табиблар, тар белгечләр белән тәэмин итү тора. Бу өлкәдә дә эш бара. Авыл җиренә табибларны җәлеп итү юнәлешендә зур эш башкарыла. Өченчесе – яман шешне башлангыч стадиядә ачыклауга игътибар бирергә кирәк. Рактан үлүчеләр санын киметү мөһим, – ди Марат Садыйков.

Туучылар арасында үлем очракларын киметү, ашыгыч ярдәм хезмәтенең авыру янына иң күбе 20 минутта килеп җитүне кайгырту, 50-69 яшьлек хатын-кызларга маммография тикшерүен уздыруны җайга салу, табибларга электрон язылуны арттыру – болар барысы да халыкны битараф калдырмаган тәкъдимнәр.

Иҗтимагый совет утырышында яңгыраган тәкъдимнәрдән чыгып, министрлык өчен 2019 елга биш-җиде өстенлекле бурыч билгеләнәчәк.

Рафаэль Шәвәлиев, Республика клиник хастаханәсенең баш табибы:
– Сәламәтлек саклау юнәлешендә күп эшләр башкарыла. Бу өлкәдә халык фикерен тыңлап эш итү мөһим. Иҗтимагый совет утырышы министрлыкның киләчәккә төп юнәлешләрен билгеләүдә халык фикерен исәпкә алачак. Сырхауханәләрне тиешле белгечләр белән тәэмин итү, УЗИ аппаратларыннан файдалана алу мөмкинлеге, диагностика эшен җайга салу... Халык безгә әнә шундый фикерләр белән мөрәҗәгать итә. Онкология авырулары хакында да әйтелде. Авыруны I, II стадиядә билгеләү ракны җиңәргә ярдәм итә. Мәгълүмат җитеп бетмәүгә дә игътибар иттек. Һәр сырхауханәнең дә коридорында табибларның кайчан, ничек кабул итүе турында мәгълүмат булырга тиеш. Үлемгә китергән төп сәбәпләрнең берсе булган йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш тә –мөһим бурычларның берсе. Гомумән, министрлык һәркем өчен ачык. Һәр кеше дә, үзен борчыган сорауны биреп, аңа җавап таба ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading