16+

«Хатын-кыз өйдә ипи пешерсә, башка бер эш эшләмәсә дә була»

Кайчандыр әбиләребез, әниләребез ипине өйдә пешерә иде. Тора-бара икмәк пешерү эше онытылды. Аны пешереп артык мәшәкатьләнеп тә торасы юк. Өй каршындагы кибеткә генә чыгып керәсең дә, инде өстәл түрендә җаның нинди тели, шундый ипи тора. Ләкин яңа танышым Зилә Җамалиева: «Кибет ипие күңел җылысын салып пешерелгән икмәккә тормый инде» – ди. Ул, гомумән, кибеттән ипи алмый. Гаиләсенә аны үзе пешереп ашата.

«Хатын-кыз өйдә ипи пешерсә, башка бер эш эшләмәсә дә була»

Кайчандыр әбиләребез, әниләребез ипине өйдә пешерә иде. Тора-бара икмәк пешерү эше онытылды. Аны пешереп артык мәшәкатьләнеп тә торасы юк. Өй каршындагы кибеткә генә чыгып керәсең дә, инде өстәл түрендә җаның нинди тели, шундый ипи тора. Ләкин яңа танышым Зилә Җамалиева: «Кибет ипие күңел җылысын салып пешерелгән икмәккә тормый инде» – ди. Ул, гомумән, кибеттән ипи алмый. Гаиләсенә аны үзе пешереп ашата.

Җамалиевларның өйләренә килеп керүгә, борынны күңелгә шундый якын булган бераз гына әчкелтем-баллы икмәк исе назлый. Гадәттә, хуҗабикә икмәкне балалары белән пешерә икән. Алар – камыр изеп, кирәк әйберне болгатып торучы ярдәмчеләр. Бу юлы балалар бакчада булу сәбәпле, без ипине икәү генә пешердек.

– Ипи пешерә башлавым кызык килеп чыкты. Икенче балам белән декрет ялында утырган чагым. Бер иптәш кызым ипи пешерүе турында сөйләде. Мин кызыксынып киттем. Ул миңа беренче ипиемне салырга өйрәтте, ләкин ул башка рецепт буенча пешерә. Аның ипие бераз дымлырак килеп чыга. Ел ярым вакыт узгач, интернеттан арыш оныннан пешерелә торган рецептка тап булдым. Хәзер гел ипине аның буенча гына пешерәм, – ди Зилә.
Хуҗабикә һәрвакыт ике ипи пешерә. Берсе гаиләсенә булса, икенчесен очраган берәүгә бүләккә дип әзерли.

– Ипи пешерү җиңел эш түгел – камыр басар өчен куллар көчле булырга тиеш. Өйгә ипи исе таралгач, шундый рәхәт. Үзебез генә түгел, кунаклар да бик яратып ипи ашый бездә. Әле күчтәнәчкә дә сорап алалар. Бер танышым: «Хатын-кыз өйдә ипи пешерсә, башка бер эш эшләмәсә дә ярый», – дип әйтә. Ипи пешерү өйдә тудырган үзгә бер атмосфераны, җылылыкны, ипи исен, гомумән ипи пешерү процессын яратам мин, – ди хуҗабикә.
Зилә ипине бары тик үз хуҗалыгында үскән азык-төлектән генә сала.

– Әтием Ульяновскида он җитештерә. Онны аннан алам. Әти-әниләремнең күршеләре умарта тота. Ипигә шикәр урынына бал салам. Мин пешергән ипи тулысынча натураль ризыклардан гына тора, – дип елмая ул.
Әтисе күпләп он җитештергәч, онның кайсы яхшы, кайсы бик үк яхшы түгел икәнен дә яхшы аера ул. Камыр ризыклары өчен бары тик беренче сортлы арпа оны яки арыш оны гына куллана.

– Дәүләт стандартлары буенча онның яхшысы югары сорт дип санала. Ләкин мин беренче сортны кулланам, чөнки югары сортны бик нык эшкәртәләр, аның файдалы матдәләре калмый инде. Элек, гомумән, икенче сортлы он куллана идем. Аны кибетләрдән җиңел генә табып булмый. Шуңа күрә мин әтидән он кайтарта башладым. Хәзер Ульяннан икешәр тонна он китертәм. Үзем өчен генә түгел, таныш-белешләр барысын да «кырып» алып бетерәләр. Әти: «Казанда он беткән мәллә?» – дип көлә инде бездән. Яңа гына тегермәннән чыккан он яхшырак инде. Шуңа яратып алалар, – ди Зилә.
Күп итеп ипи пешерүенә карамастан, аны бер дә әрәм итми хуҗабикә. Үзе пешергән ипидән пюре-ашлар өчен сохарилар да киптерә, тостлар, бутербродлар да ясый.

– Үзем ипине күп итеп ашамаска тырышам. Хатын-кыз буй-сынын да тәртиптә тотарга тиеш бит. Шулай да яңа пешеп чыккан ипинең бер кырыен сындырып алудан тыелып булмый әлегә, – дип елмая хуҗабикә. 

Ипи пешерү ысулы

I адым. Оеткы ясыйбыз


Ипине махсус оеткы белән пешерәм мин. Ә оеткыны әбиләребез рецепты буенча ясыйм. 40 грамм онга шуның кадәр үк су салам да болгатам. Аннан пленка белән каплыйм. Шул рәвешле анда чүпрә барлыкка килә. Ләкин бу инде кибет чүпрәсе түгел, ә үз кулларың белән ясалган чүпрә. Аларны күзәтүе дә кызык. Чүпрә тере, төрле реакциягә керә. Оеткы өч-биш көн дәвамында ясала. Тере чүпрәләр ике атна дәвамында яши. Аннан соң алардан йә ипи пешерергә, йә он һәм су белән «ашатырга» кирәк. Ашатмасаң, алар үләчәк. Мин оеткыны банкаларда саклыйм. 

II адым. Cыек камыр – опара ясыйбыз


Бер ипи пешерү өчен 80 грамм оеткы кирәк булачак. Шуңа 1 стакан су (250 мл) салабыз һәм яхшылап болгатабыз.

Тагын 200 грамм арыш оны салып туглыйбыз.

(Күпергән һәм күпермәгән опара. Сулдагысы инде әзер)

Килеп чыккан сыек камырның өстен тәлинкә белән каплап, сигез сәгать бүлмә җылылыгында тотабыз. Тора-бара ул кабарачак. Сыек камырдан кабат ипи пешерү өчен оеткы алып калырга онытмагыз. 

III адым. Камыр ясыйбыз


Сыек камырга бүлмә җылылыгындагы бер стакан су салабыз. Бу этапны мин иҗади этап дип атыйм, чөнки кеше камыр эченә нәрсә тели – шуны сала ала. Кемдер кабак төше, җитен орлыгы, йөзем һәм күрәгә сала. Минем балалар андый ипи яратмый, шуңа да мин бер чәй кашыгы тоз һәм бер аш кашыгы бал белән генә чикләнәм. Кайвакыт тмин орлыгы салам. Әлеге сыек камырны басарга әзерләү өчен тагын 200 грамм беренче сортлы он салам – болгатам. Беренче һәм югары сорт күбрәк булган саен, ипи күперебрәк торачак. Ә арыш оны тыгызрак, аның белән ипи бик күперми. Аннан камырга шуның кадәр үк арыш оны кушам. Камыр баса башлыйм. Камыр кулга ябышса, тагын бераз он салам. Ләкин он өстәгәндә, чама хисе булырга тиеш. Он күп салынса, ипи каты була. Әзер камырны да озак пешермичә торырга ярамый, ул «картая» һәм әчкелтем тәм керә. 

IV адым. Француз җиңе ясыйбыз


Ипи савытын мин махсус кибеттән сатып алдым. Авыл җирендә әбиләребездән калган шушындый чуен савытлар саклангандыр әле. Ипи савытына ябышмасын өчен, аның эчен үсемлек мае белән майлыйм. Аннан кырыйларына он сибеп чыгым. Менә бу француз җиңе дип атала инде.

Формага китереп әвәләгән ипине әзер савытка салабыз.

Ул бүлмә температурасында ике-өч сәгать күперергә тиеш. 

V адым. Ипине Мичкә тыгабыз


Мичне 2500 Ска кадәр җылытырга кирәк. Аннан соң су салынган табаны мич астына куям. Кайнар, дымлы һавада камыр күтәрелә, ипи тышы кетердәп торачак. Шушы температурада ипине 10 минут дәвамында пешерәм. Аннан 180 градуслы җылылыкта 50 минут пешерәм. Ипинең өстен фольга белән каплап куйсагыз да була. Болай эшләгәндә, ипи йомшаграк чыга. Ләкин мин тышы кетердәп торган ипи яратам. 

VI адым. Ипи «суларга» тиеш


Пешкән ипине савытыннан алам. Бераз «суласын» өчен, агач куна өстендә тотам. Аннан чиста тастымал белән каплап куям. Соңыннан ипине кәгазь яки полиэтилен пакетка салып куйсагыз була. Шул рәвешле ул аш бүлмәсендә өч-дүрт көн саклана ала. Аннан соң аны суыткычка куйсагыз да була. Бозылмаячак. Кемдер ипине морозильникка кадәр тыгып куя. Аннан тостерда кыздырып ала. Ләкин бездә ипинең озак торганы юк, гадәттә, өч көн эчендә бетә.

Автор фотолары 

Язмага реакция белдерегез

20

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Хэерле кен бу гузэл хатын б.н якыннан танышасы иде,ипи пешердем алланын олы рэхмэтлэре бу ханымга,ипиенен тэмлелеге

    • аватар Без имени

      1

      0

      Зилэ жамалиева дип эзлэп карадым таба алмадым

      • аватар Без имени

        1

        0

        Соңгы елларда онны Зиләдэн генэ алабыз, бик яратып пешерэм, чын табигый чиста он!

        • аватар Без имени

          2

          0

          Пешереп карамасам да әлегә,мин дә рәхмәт әйтәм. Әнием ипи салган вакытлар күз алдыннан узды,пешеп чыккач мендәр астына куялар иде. Менә рецептын сатам,диеп тормаган язган,бар нәрсә дә аңлатылган. Гаиләсенә бәрәкәт,сәламәтлек телим.

          Мөһим

          loading