16+

КИБЕРҖИНАЯТЬЧЕЛӘР

Элек җинаятьчеләрнең «каймагы» саналган кесә каракларының дәрәҗәсе бетте. Хәзер аларга алмашка хакерлар, икенче төрле итеп әйтсәк, киберҗинаятьчеләр килә. Бу инде, мин сиңа әйтим, кесәдән янчык чәлдерү өчен трамвайда ышкынып йөрү генә түгел, монда башны эшләтә белергә кирәк.

КИБЕРҖИНАЯТЬЧЕЛӘР

Элек җинаятьчеләрнең «каймагы» саналган кесә каракларының дәрәҗәсе бетте. Хәзер аларга алмашка хакерлар, икенче төрле итеп әйтсәк, киберҗинаятьчеләр килә. Бу инде, мин сиңа әйтим, кесәдән янчык чәлдерү өчен трамвайда ышкынып йөрү генә түгел, монда башны эшләтә белергә кирәк.

Халыкара экспертлар бәяләгәнчә, бүген компьютер җинаятьләре коточкыч зур тизлек белән үсә. Ул инде бөтен дөньяны чолгап алды. Югары технологияләр ярдәмендә урланган акча күләме 200 миллиард доллардан артып киткән. Шунысы кызык, аның 60 миллиардтан күбрәге нәкъ менә Россия хакерларына туры килә. Димәк, без бу өлкәдә дә беренче!
Эчке эшләр министрлыгында билгеләп үтелгәнчә, бүгенге көндә бездә интернет-банкинг һәм электрон түләү системасында акча урлау зур куркыныч тудыра. Әлеге җинаятьләр алдыннан, караклар компьютерларны вирус белән зарарлыйлар һәм шул рәвешле алар үзләрен кызыксындырган мәгълүматка һич тоткарлыксыз үтеп керү өчен юл ачалар. Әлбәттә, андый җинаятьләр корбаны булмас өчен, компьютерга вируска каршы махсус программалар урнаштыру зарур.
Соңгы вакытта банкоматлар аша кешеләрнең пластик карталарыннан акча урлау очраклары ешайды. Бу җинаять банкоматларга махсус җиһаз урнаштыру юлы белән башкарыла. Шуңа да полиция хезмәткәрләре урамдагы банкоматлардан файдаланганда аеруча сак булырга киңәш итә.
Бүген шулай ук SMS-мошенниклар саны да күзгә күренеп арта. Күп очракта җинаятьчеләр моның өчен кыска түләүле номерлардан файдалана. Андый номерга хәбәр җибәргән очракта, сезнең телефон счетыннан 150-300 сум тирәсе акчагыз юкка чыга.
Гомумән, телефон аша кылына торган җинаятьләр Казанда да бик еш күзәтелә. Мәсәлән, узган елның декабрендә билгесез берәү 74 яшьлек пенсионерның телефонына шалтырата һәм дарулар өчен компенсация түләү сылтавы белән, аны 527 мең сум акчасыннан колак кактыра. Зыян күрүче әлеге акчаны җинаятьченең счетына «Сбербанк-Россия» ААҖ касса бүлекчәсе аша күчерә. Аңарчы пенсионер Мәскәүдән бер фирмадан почта аша кыйммәтле дарулар сатып алган була. 2011 елның декабрендә билгесез затлар пенсионерларга шалтыраталар һәм даруларның файда бирү-бирмәве белән кызыксыналар. Шулай ук алар әлеге фирма ялган һәм аңа карата җинаять эше кузгатылган дип тә «сайрыйлар». Иң мөһиме, янәсе, хәзер пенсионерларга, зыян күрүче буларак, суд карары нигезендә компенсация тиешле. Тик моның өчен әлеге сумманың 13 процентын комиссия рәвешендә шалтыратучылар әйткән счетка күчерү кирәк. Пенсионер нәкъ шулай эшли дә. Нәтиҗәдә 527 мең сум акча эзсез юкка чыга.
Белгечләр әйтүенчә, моның артында оешкан җинаятьчелек тора. Һәм ул тулы бер системаны тәшкил итә. Дару җибәрүче фирма да, телефоннан шалтыратучылар да әнә шул системага керәләр.
Соңгы вакытта җәмгыятьне аеруча пошаманга салган нәрсә - хакерларның банк счетларына үтеп керүе. Мәсәлән, күптән түгел алар, электрон шпионаж өлкәсендә кулланыла торган зыянлы программалар ярдәмендә, банк счетларыннан 10 миллион сумнан артык акча урлыйлар. Хәтта Пентагон кадәр Пентагон компьютерларындагы мәгълүмат базасын «ватканны», ниндидер ки банк счетына үтеп керү, күрәсең, алар өчен берни тормый. 2009 елда Казанда хакерларның «Ак Барс» банкы счетыннан 7 миллион сум акча чәлдерүе гаять зур шау-шу кузгаткан иде, чөнки ул Казанда Универсиада объектын төзү өчен тотылырга тиешле акча була.
Быел исә шулай ук Казанда безгә ут күрше Саранскидагы бер фирманы чишендерергә тырышкан киберҗинаятьчеләр кулга алынды. Алар әлеге компаниянең банк счетына интернет аша үтеп керәләр һәм андагы бөтен булган 2 миллион сум акчаны икенче бер компания счетына күчерәләр. Ләкин уңышлы гына башланган бу афераны ахырына җиткерә алмый калалар. Җинаятьчеләрне банк янында кулга алалар. Әлеге киберҗинаятьчеләргә карата мошенниклык факты буенча эш кузгатыла һәм алар Мордовиягә озатыла. Хакерларга кылган гамәлләре өчен Россия законы буенча 2-3 елга иректән мәхрүм ителү куркынычы яный.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading