16+

Киләчәксез халыкмы без?

8-10 июль көннәрендә Кукмара районында узган Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VII бөтенроссия корылтае тел мәсьәләсен тагын да куертып җибәрде. Нәтиҗәләр Казанның «Корстон» сәүдә һәм күңел ачу үзәгендә узган пленар утырышта ясалды.

Киләчәксез халыкмы без?

8-10 июль көннәрендә Кукмара районында узган Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VII бөтенроссия корылтае тел мәсьәләсен тагын да куертып җибәрде. Нәтиҗәләр Казанның «Корстон» сәүдә һәм күңел ачу үзәгендә узган пленар утырышта ясалды.

Барысы да Дәүләт Думасы карарына терәлә
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары корылтаен кабул иткән Кукмара районының Зур Сәрдек авылы гимназиясе директоры Фидаил Мостафин әлеге чарага зур өметләр баглый.
– Бу – гасырга бер генә була торган чара. Шуңа да аны бик теләп каршы алдык. Съезд беренче чиратта берләшергә ярдәм итте. Моңарчы: «Татар телен укытырга бирерләрме?» – дип, һәрберебез үз эчендә генә борчылып йөри иде. Ә җыелгач, бердәм чакыру белән чыгарга мөмкинлек туа. Фикерләребез дә уртак булачак. Очрашуыбызның файдасы булыр дип уйлыйм. Проблемаларны билгеләдек, ләкин аларны чишәбез дип әйтүче булмады әле. Барысы да Дәүләт Думасы карарына терәлеп тора. Әлегә татар телен ике яки бер сәгать калдыру турында сүз бара. Мәктәпләрдә ике сәгать – татар телен, бер сәгать татар әдәбиятын калдырсалар, үзебезне шактый гына уңышка ирештек дип санаячакбыз. Татар телен берничек тә ихтыяри дәрес итеп калдырырга ярамый, ул мәҗбүри рәвештә укытылырга тиеш, – диде ул.
Зур Сәрдек гимназиясендә элек-электән татар телле мохит. Шагыйрь Газинур Морат, «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррир урынбасары Габделбәр Ризванов, Социалистик хезмәт герое Камил Шакиров кебек танылган шәхесләр шул мәктәпне тәмамлаган.
– Алар барысы да татар телендә белем алган шәхесләр. Хәзер ата-аналар БДИ дип рус телендә укытуны яклап чыга. Ләкин безнең укучылар аны да яхшы балларга тапшыра. Димәк, татар телендә белем алу уңышка ирешүгә киртә була алмый. Бу бары тик Мәскәүнең безгә басым ясавы. Моңа кадәр биология, химия, физика кебек фәннәрне дә татарча укыдык. Яңа закон кабул итсәләр, X-XI сыйныфлар тулысынча рус теленә күчәргә тиеш булачак. Элек балалар ике телне дә үзләштереп үсә иде. Ә менә татар теле укытуны туктатсалар, алар үз телен онытырга мөмкин, – ди Фидаил Мостафин.
Самара татар милли-мәдәни автономиясе башкарма директоры Фәрхәт Мәхмүтов, мәктәптә тел укытылудан тукталса, Татарстан да төбәкләр хәлендә калачак, ди.
– Бездә болай да инде татар телен бер сәгатьлек яки өстәмә дәрес буларак кына укыталар. Бу карар кабул ителсә, Татарстан да безнең хәлдә калачак. Тел югалачак. Мин үзем Казанга килеп татар телен өйрәндем. Укуымның беренче курсында рус-татар сүзлеге белән йөри идем. Хәзер аны камил дәрәҗәдә беләм. Читтә яшәсәк тә, балаларымны да татар мохитендә үстерәм. Өйнең бусагасын атлап керүгә, рус сүзләрен урамда калдырырга тиеш алар. Тел мәктәптә дә, өйдә дә өйрәнелергә тиеш. Шул очракта гына ана телебезне саклап калачакбыз, – ди ул.

Президент булам дисәң, татар телен өйрән!
Корылтайга Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының Гомуми белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Андрей Петров та килгән иде. Корылтайда кабул ителә торган резолюция белән ул алдан танышкан булып чыкты. Мәскәү түрәсе чыгышында әлеге корылтай федераль җитәкчеләр күзәтүе астында баруына ишарәләде.
– Хәзерге вакытта хәл ителүче төп мәсьәлә – милли телләрдә белем бирү. Мин инде резолюция белән танышып чыктым. Хәзерге вакытта кабул ителергә торган закон проекты тирәсендә билгеле бер борчылулар бар. Ышандырып әйтә алам: сезнең теләк-фикерләрегез федераль җитәкчеләргә дә җиткерелде. Шуңа да әлеге закон проектын кабул итү бик уйлап башкарыла. Ул беренче укудан ук кабул ителүгә карамастан, Дәүләт Думасы тарафыннан әле төрле төзәтмәләр кертеләчәк, телләр укыту концепциясе төзеләчәк, – дип тынычландырырга тырышты җыелган халыкны Андрей Петров.
Шунысы мөһим: җыелышта Татарстан укытучылары гына түгел, ә бөтен Россия буйлап 30 төбәктән килгән мөгаллимнәр һәм Казакъстаннан методистлар, татар теле укытучылары, милли оешмалар җитәкчеләре катнашты. Барлыгы 700 вәкил чакырулы иде.
– Милли телләргә караган закон проекты татарларга гына түгел, Россиядә яшәүче башка милләтләргә дә кагыла бит. Алар барысы да «татарлар нишләр икән?» дип, безгә карап тора. Кая барсак та, «Татар теле бетәмени инде?» – дип сорашалар. Телне саклап калуда кулыбыздан килгәнне эшлибез. Канун кабул ителгәч, туган телне уку мәҗбүри булачак. Әлбәттә, ата-ана сайлап алган очракта, – диде Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев.
Җитәкче төбәкләрдә яшәүче татарлар өчен укытучылар әзерләү программасы турында да сөйләде.
– Без чит төбәкләргә дә татар теле укытучылары җибәрә алабыз. Ләкин төбәкләрнең үз укытучыларын әзерләсәк, күпкә яхшырак булачак. Президент Рөстәм Миңнеханов безгә шундый бурыч куйды. Моннан өч ай элек Түбән Варта шәһәрендә татар телле сыйныф ачтык. Самарада да татар мәктәбе зурайтылачак. Төбәкләрдә методик программалар җитмәү проблемасы да бар. Без аларның чишү ягын карыйбыз, – диде шура рәисе.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе шагыйрь Разил Вәлиев сүзен укытучыларга мөрәҗәгать белән башлады.
– Сез укытучылар гына түгел, бүген сез – тел сакчылары! Татар телен өйрәнү кичә-бүген генә яралган проблема түгел. Декларация кабул иткәндә дә тел мәсьәләсе куертылды. Ул вакытта ук инде Татарстанда кайсы тел дәүләт теле булырга тиеш дигән бәхәсләр барды. Республикабызда рус һәм татар теле дәүләт телләре булырга тиеш дигән карарны депутатлар хуплап чыкты. Моннан 150 ел элек Шиһабетдин Мәрҗани, милләтне милләт буларак бары тик гореф-гадәтләр һәм тел генә саклап кала, дигән. Танылган галим Ушинский да, милли мәгариф системасы, милли мәктәбе булмаган халыкның киләчәге юк, дигән. Безнең киләчәксез халык буласыбыз килми. Татар теле бетсә, татар театры, телевидениесе, китаплары да булмаячак. Безгә бу кирәкме? Төбәкләрдәге татар телле мәктәпләрне дә югалтырга ярамый. Муса Җәлил, Габдулла Тукай, Габдулла Кариевлар – татар җиреннән читтә калкып чыккан йолдызлар. Мәскәү депутатлары керткән үзгәрешләр безне канәгатьләндерми. Дәүләт телен берничек тә ата-ана сайлап ала алмый. Бу безнең бер закон кысаларына да сыймый. Ул инде республика тарафыннан сайлап куелган. БДИ русча бит, диләр. Татарстан – БДИ нәтиҗәләре буенча Россиядә иң алдынгы төбәкләрнең берсе. Бездә рус телен укыту проблемасы юк! Ә кемдер моны уйлап тапкан икән, бу – аның намусында! Миннән, еш кына: «Татар мәктәбендә укып кем буласың инде?» – дип сорыйлар. Мин аларга, Татарстан Президенты була аласың, дим. Минтимер Шәймиевне гына алыгыз, ул гап-гади татар авыл мәктәбен тәмамлаган. Минемчә, татарларга мескенләнергә кирәкми. Татар теле гаиләдә дә, мәктәптә дә өйрәнелергә тиеш. Аларны аерырга ярамый, – диде Разил Вәлиев.
Депутатның чыгышын халык алкышлар белән күтәреп алды.
Пленар утырышта укытучыларның үзләренә күп сүз бирелмәде. Ахырга таба, вакыт булмау сәбәпле, кайберләрен гомумән сәхнәгә чыгармадылар. Мөгаллимнәр журналистлар соравына да җавап бирергә атлыгып тормадылар. «Минем әйтәсе сүзем юк», – диючеләр дә булды. Укытучыларның яшь киленнәр кебек тел яшерүләре аптырашта калдыра, әлбәттә.
Пленар утырышта кабул ителгән өч битлек резолюцияне дә көчле дип әйтеп булмый. Анда татар телен укытуны камилләштерергә, дистанцион белем бирү технологияләрен кулланырга кирәк дигәнрәк сүзләр язылган иде. Ә татар телен мәҗбүри укыту хакында бер сүз дә язылмаган... 

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Төп проблеманы хәл иткәннәрдер, дип озын язмаларны бирелеп укыйм да... Юк! Без "аптыраш" арбасында гына кызу барабыз. Ә гомерләр уза... Телебезне "урамда" калдырырлык булгач, ник җыйдылар соң - 700 "телсез күке"ләрне? Разил Исмагилович кына үз сүзен ышандырырлык итеп әйтә, ә яклаучы татар Конгрессы әти-әни рөхсәте булса..., ә ник БДИ ны татарчага әйләндерүдән куркасыз соң? Мәктәпләрдә ике тел дә тигез шартларда мәҗбүри өйрәнелергә тиеш. Бу яшәү кануны!!! Татар телен белгән шәхес, урыс телен яхшы белә. Яшәешебезнең КОЛЫНА әйләнгән ата-аналар, илнең, баласының киләчәген билгеләүдән ераклаштырылганнар. Клара Мәрдан кызы Филиппова

    Мөһим

    loading
    2
    X