16+

«Килсеннәр, тик законны үтәсеннәр»

Казанның Вахитов районында яшәүче берәү, үзенең фатирына чит илнең 300 гражданын теркәгәне өчен, 1 елга төрмәгә утыртылган.

«Килсеннәр, тик законны үтәсеннәр»

Казанның Вахитов районында яшәүче берәү, үзенең фатирына чит илнең 300 гражданын теркәгәне өчен, 1 елга төрмәгә утыртылган.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсенең җитәкчесе Валерий Красильников сөйләгәнчә, башкалада чит илләрнең 30 мең гражданы миграция органнарында теркәлү узган. Шуларның 3 меңе генә Россиядә даими яшәү хокукына ия. Быелның ике аенда чит илләрнең 1273 гражданының Татарстан башкаласында рөхсәтсез, ягъни теркәү узмыйча яшәве ачыкланган, алар үз илләренә мәҗбүри кайтарып җибәреләчәк. «Шәһәрдәге җинаятьләрнең 3 проценты чит илләр гражданнарына туры килә», - диде Валерий Красильников.
Татарда: «Кунак булсаң, тыйнак бул», - дигән әйтем бар. Кызганыч, безнең «кунаклар» үзара да сугышалар, кешене дә талыйлар. Урта Азия республикаларының берсеннән килгән имансыз бәндә хәтта 82 яшьлек әбине көчләгән. «Татар да, рус та төзелештә чит илләр гражданнарыннан ким эшләми, безнекеләрнең һөнәри осталыгы да түбән түгел. Ләкин кайбер эшкуарлар чит илләр гражданнарын яллый, чөнки тегеләр 5 мең сумга да шат. Алар шул акчага өстен-башын карый, әле гаиләсенә дә җибәрә. Әмма биредә социаль гарантияләр дә, салымнарны түләү дә юк», - диде «Казан шәһәре халыкның мәшгульлек үзәге» учреждениесе директоры Валерий Корнеев. Законнардагы шушы рәвешле таләпләрне бозганы өчен, узган ел юридик һәм физик затларга 1184 административ беркетмә тутырылган.
Татарстан халкы Төркия, Әзәрбайҗан, Кытай, Үзбәкстан, Кыргызстан һәм Таҗикстан республикаларыннан килеп эшләүчеләргә якты йөз күрсәтә. Бу мәсьәләдә башкала мэры Илсур Метшин шәхсән үзе дә: «Килсеннәр, каршылык юк, әмма законнарны үтәсеннәр», - диде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading