16+

Киоскларга «эвакуация» яный

Казанда документлары булмаган 500гә якын киоскны махсус мәйданчыкларга илтү күздә тотыла.

Киоскларга «эвакуация» яный

Казанда документлары булмаган 500гә якын киоскны махсус мәйданчыкларга илтү күздә тотыла.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Иван Кузнецов «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә: «Урам сәүдәсе шәһәр территориясен чүпли. Кайбер киосклар, яшертен рәвештә, күпфатирлы торак йортларның электр челтәренә тоташкан. Фаш ителгәннәреннән күренгәнчә, бер киоск аена 50 киловатт электр энергиясе сарыф итә. Димәк, торак милекчеләренә ай саен 5 мең сум зыян китерелә», - дип әйтеп үтте.
Башкалада киосклар саны 3 мең берәмлектән артып киткән булган. Рөхсәтсез урнаштырылган 1700 киоск 2011-2012 елларда алып ташланган. Сыра сату тыелу сәбәпле, кайбер кече сәүдә нокталары эшчәнлекләрен үзләре туктаткан.
Мэр Илсур Метшин да урам сәүдәсе мәсьәләсендә катгыйлык күрсәтергә чакырды. «Казанда хәзер сәүдә комплекслары, стационар базарлар җитәрлек, - диде ул. - Яшел зонага, коммуналь челтәрләр өстенә урнаштырылган рөхсәтсез киосклар кирәкми. Ниндидер дядя Ванялар яки Фәйзулла абзыйлар киоскларга яшертен рәвештә электр чыбыклары сузмасын».
Җир асты юл кичүләрендә дә рөхсәтсез сәүдә тыела. Бакчаларында үскән җиләк-җимешләрен һәм яшелчәләрен сатучы әбиләрнең күңелләре тыныч булсын. Мэр Илсур Метшин: «Без рөхсәтсез киоскларга каршы көрәшәбез. Максатыбыз һич тә базар яки кибет буенда тозлы кыяр сатучы әбиләргә каршы көрәшү түгел», - дип белдерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading