Шәһри Казан

Кипр хәлләре: байлар гына елармы?

Кипрдагы хәлләр тиз арада хәл ителерме һәм ул нинди нәтиҗәләргә китерәчәк? Бу уңайдан белгечләр тарафыннан төрле фаразлар әйтелде. Социаль хәрәкәт һәм глобальләштерү институтының икътисад тикшеренүләре үзәге җитәкчесе В.Колшатов әйтүенчә, Кипрдагы хәлләр икътисади гына түгел, ә күбрәк дәрәҗәдә сәяси яктан чагылыш таба. Европа, Кипрга кредит бирүдән баш тартып, әлеге утрау-дәүләтне кризис...

Реклама

Кипрдагы хәлләр тиз арада хәл ителерме һәм ул нинди нәтиҗәләргә китерәчәк? Бу уңайдан белгечләр тарафыннан төрле фаразлар әйтелде. Социаль хәрәкәт һәм глобальләштерү институтының икътисад тикшеренүләре үзәге җитәкчесе В.Колшатов әйтүенчә, Кипрдагы хәлләр икътисади гына түгел, ә күбрәк дәрәҗәдә сәяси яктан чагылыш таба. Европа, Кипрга кредит бирүдән баш тартып, әлеге утрау-дәүләтне кризис бусагасына бастырды. Якын арада уңай чишелеш табылмаса, Кипр банклары банкротлыкка чыгачак һәм Европа Союзын бу дәүләтнең икътисадын җимерүдә гаепләргә тулы нигез бар, ди белгеч. Аның фикеренчә, әлеге банкларда акчаларын саклаучы аерым бер шәхесләр нәрсәдер югалтачак, әмма моның Россия икътисадына кагылышы юк.
Ә менә Россиянең икътисади үсеш министры урынбасары А.Клепач белдергәнчә, Кипрдагы хәлләр тиз генә хәл ителмәячәк һәм җитди нәтиҗәләргә китерәчәк. «Бүгенге хәлләрне китереп чыгармау өчен, 6 млрд евроны табу күпкә җиңелрәк иде, хәзер исә бу проблеманы хәл итү күпкә кыйммәткәрәк төшәчәк һәм ул Кипрда гына түгел, Европа банкларында да чагылыш табачак, - ди А.Клепач. - Европа Союзының әлеге проблеманы чишү мөмкинлеге бар, алар аны һичшиксез чишәчәк, әмма бу озаграк һәм кыйммәтрәк булачак». Аның фикеренчә, әлеге хәлләр валюта резервларында евро һәм долларның пропорциясен үзгәртмәячәк.
Кипр кризисы тарихы
Кипрның мондый хәлгә таруы кичә-бүген генә килеп чыкмаган, ә берничә ел элек башланган. 2011 елда бу илнең икътисады түбәнгә тәгәри башлый. Кипр, Халык һәм Хеллинк дип аталган әйдәп баручы өч банкта күпләп Греция облигацияләре тотыла. Грециядә кризис чорында алар гомуми инвестиция күләменең 81 процентын югалтуга дучар була (4 млрд евро). Шул ук елның көзендә Кипр бурычларны каплау өчен 2,5 млрд евро күләмендә ташламалы кредит алу турында Россия белән килешү төзи. 4,5 елга исәпләнгән әлеге кредит исәбенә әлеге утрау-дәүләт проблемаларын Европа Союзы һәм Халыкара валюта фондыннан башка гына хәл итәргә өметләнә. Әмма 2012 елның җәендә, Европа зонасында бишенче дәүләт буларак, аңа партнерларыннан ярдәм сорарга туры килә.
Агымдагы елның мартында Европа төркеме Кипрга 10 млрд евро тәкъдим итте. Шул ук вакытта илне кризистан чыгаруда хакимият эшен финанслауда Кипр банкларында акчаларын саклаучыларны да катыштырырга карар кылына. Алардан җыелган взносларның күләме якынча 5,8 млрд евро булыр дип көтелә.
Греция, Кипр... Чиратта кем?
Экспертлар һәм аналитиклар, эре дәүләтләрдә бәяләрнең артуы һәм җитештерү күләменең кимүе 2013 елда кризис китереп чыгарырга мөмкин, дип чаң суга. Грециядәге хәлләргә хәтле Европа илләренең икътисады җитәрлек дәрәҗәдә тотрыклы саналды. Бүген бу ил дефолтка таба бара һәм килеп туган хәлдән чыгу мөмкинлеге күренми. Белгечләр фикеренчә, агымдагы елда Греция бөтен Европа күләмендә җәеләчәк кризис учагына әйләнергә мөмкин. Аннан кала Франция, Италия, Испания һәм Бөекбритания кебек дәүләтләрнең бюджетларында да кризис турында хәбәр ителде. Әлеге илләр, ярдәм сорап, Халыкара валюта фондына мәрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган иде. Әмма болай гына уңай нәтиҗәләргә ирешелмәде һәм икътисадка яңа чаралар кертелде. Ә бу исә социаль киеренкелекнең артуына һәм хөкүмәткә ышанычның кимүенә генә китерде. Дөнья базарында чималга бәяләрнең кимүе, Европаның кризистан интегүчеләргә чамадан тыш күп ярдәм итәргә атлыгуы евроның төшүенә һәм Европа банкларының хәлсезләнүенә китерәчәк. Соңрак кризис Көнчыгыш Европага кагылачак. Моның сәбәбе - евро курсының тотрыклы булмавы.
Россиялеләргә иң кулае - «эконом» режимы
Россия икътисады Европа зонасы икътисадына нык бәйләнгән. Бу илләрдәге проблемалар, һичшиксез, бездә дә чагылыш табачак, дип белдерә белгечләр. Билгеле бул­ганча, Россия нефть һәм табигый газ сату буенча дөнья базарында әйдәп баручылар рәтендә. Бу ресурсларга бәяләр төшкән очракта, рубльның курсы түбән тәгәрәячәк. Россия сәясәтчеләре, илдә кризис булган очракта, халык аны сизми дә калачак, дип ышандыра. Шулай ук кризис вакытында чыгымнарны күп булдырмыйча, акчаны «эконом» режимында тотарга киңәш итәләр. Ә безнең - Кипр банкаларында зур суммаларын югалтмаучыларның, башка режимны күргән дә юк үзе болай...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: