16+

Көндез җыештырабыз, төнлә чүплибез

Казан һәрьяктан Европа дәрәҗәсендәге шәһәр булырга омтыла. 2013 елда үткәрелгән Универсиада гына да башкалабызны дөнья аренасында берничә баскычка югары күтәрде.

Көндез җыештырабыз, төнлә чүплибез

Казан һәрьяктан Европа дәрәҗәсендәге шәһәр булырга омтыла. 2013 елда үткәрелгән Универсиада гына да башкалабызны дөнья аренасында берничә баскычка югары күтәрде.

Тарихи-архитектура һәйкәлләрен төзекләндерәбез, халыкара класстагы спорт корылмалары, кунакханәләр төзибез. Казансуның уң як ярында рәссам Дашимин Намдаков проекты буенча төзелгән «Казан» гаилә үзәге (ЗАГС) шәһәрнең янә бер символына әверелде.
Кызганыч, рухи яктан гына бик акрын күтәреләбез. Төнлә «Казан» гаилә үзәге янәшәсендәге скверга җыелышучы яшьләрнең үз-үзләрен тотышына карасак, кыргыйлыктан ерак китмәгәнбез, дигән уйлар туа. Егетләр белән кызлар яр буенда машинада гыйшык уйныйлар, кальян тарталар, ашамлык төргәкләрен, буш савытларны шунда ук ташлап калдыралар икән. «Чүпләрне иртәнге 7 сәгатьтән җыештыра башлыйбыз. Яшьләр кулланылган интим резина әйберләрне генә булса да чүп савытына ташларга өйрәнсеннәр иде. Әллә кая кадәр барасы түгел, скверда чүп савытлары адым саен куелган», - дип зарланды «Горводзеленхоз» тресты эшчеләре.
Казанда 1 апрельдән туристлык сезоны башланды. «Казан» гаилә үзәге туристларның шәһәр буенча сәяхәт маршрутына кертелгән. Иртәнге 9 сәгатьтә үк биредә туристлар төркеме экскурсиядә йөри иде. Әгәр чит шәһәрләр һәм илләр кунаклары сквердагы чүплекләргә, резина әйберләргә юлыксалар, нинди тәэсирләр белән кайтып китәрләр?!
«Горводзеленхоз» тресты җитәкчесе Роза Җаббарова: «Бу кадәрле әдәпсезлек турында сөйләшәсем дә килми. Казанның паркларын, скверларын төзекләндерәбез. Кешеләргә матур булсын, дип, агачлар һәм чәчәкләр утыртабыз. Җыештырылган мәйданнар төн эчендә чүпкә батырыла. Чисталык һәм матурлык үзебез өчен бит. Куелган хезмәтнең кадерен белсәк иде», - диде, әлеге хәлгә җаны әрнеп.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading