Шәһри Казан

Көннәр үтә, ә чүплекләр кимеми

Торак-коммуналь хуҗалыкларның кышкы чорда тиешенчә эшләмәүләрен, казанлыларның чисталыкны саклауга бик үк җаваплы карамауларын яз фасылы фаш итә.

Кар эрегән саен, тирә-юньдә чүп-чар өемнәре артканнан-арта гына бара. Нәтиҗәдә, шәһәр хакимияте 2 апрельдән 1 июньгә кадәр санитар чистарту икеайлыгы игълан итте. 28 апрельдә - гомумшәһәр өмәсе.
Казан ишегалларында чүп туплау мәйданчыклары һәркайсында да койма белән уратып алынмаган. Шунлыктан, җил-буран чүпләрне әллә кайларга тарата. Чистай урамындагы 5 нче йорт ишегалдындагы чүп туплау мәйданчыгының да тоташ коймасы юк. Сыймаган чүп капчыкларын кешеләр бункер читендә калдырырга мәҗбүр. Җил чүпләрне биредәге ишегалдына гына түгел, ә Мәскәү районына караган 236 нчы балалар бакчасы территориясенә кадәр тутыра. «Уен мәйданчыгында сабыйлар чүпләрне кулларына тота. Әллә нинди чирләр йоктырулары мөмкин бит», - дип борчыла ата-аналар.
Йорт яны бакчалары меңнәрчә төпчек белән чуарланган. Кайбер тәртипсез кешеләр хәтта чүп-чарны да тәрәзәдән генә ыргыта. Күпфатирлы йортларда чүп контейнерын күчереп йөртүче тимер арбаларны урлап китү очраклары теркәлә башлаган. Димәк, чүп-чар мәсьәләсе полициянең участок инспекторларына да кагыла. Казан шәһәренең экология милициясе җитәкчесе булып та эшләгән Илһам Сабиров Татарстан Экология һәм табигый чыганаклар министрлыгының үзәк территориаль идарәсе башлыгы итеп билгеләнде. Мэр Илсур Метшин: «Бик вакытлы билгеләү. Республика буенча санитар чистарту икеайлыгы игълан ителде. Универсиадага әзерлек чорында алдыбызда җитди бурычлар тора», - диде «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә. Экология милициясендә тәҗрибә туплаган Илһам Сабиров Казанда санитар чистарту чараларын җанландыруга үз хезмәт өлешен кертер дип өметләник. Югыйсә санитар чистарту икеайлыгы көннәре үтә тора, ә шәһәрне баскан чүп-чар һич кимеми.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: