Шәһри Казан

«Кол Шәриф» өчен тавыш бир!

«Кол Шәриф» мәчете - Идел буе федераль округының күренекле урыннары рейтингында бишенче урында. «Россия 10» проектында тавыш бирүнең 1 нче этабы бер атнадан тәмамлана.

Реклама

Ике атна элек Идел буе федераль округының ун күренекле урыны исемлегенә кергән Татарстанның бердәнбер вәкиле 155 мең тавыш белән 6 нчы урында булган. Бүгенге мәгълүматлар буенча, мәчет 172 мең тавыш җыйган һәм 5 нче урынга күтәрелгән. 1 нче урында - Түбән Новгород Кремле (299,5 мең тавыш), 2 нче урында - Шихан таулары (273 меңнән артык тавыш) һәм Уфадагы Салават Юлаев һәйкәле (268,5 мең тавыш).
Тавыш бирүнең беренче туры 30 июньдә сәгать 12.00дә тәмамлана.
«Кол Шәриф» мәчете өчен проектның рәсми сайтына: www.10russia.ru кереп тавыш бирә аласыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: