16+

«Кол Шәриф» өчен тавышыңны кызганма

«Кол Шәриф» мәчетенең «Россия 10» проектында кайсы урында булуы һәрберебездән тора.

«Кол Шәриф» өчен тавышыңны кызганма

«Кол Шәриф» мәчетенең «Россия 10» проектында кайсы урында булуы һәрберебездән тора.

Казан Кремлендә төзелгән «Кол Шәриф» мәчете «Россия 10» проектында хәзергә 323933 тавыш белән 18 нче урында. Аның кайсы урын биләве безнең һәрберебездән, төгәлрәге, битарафмы-юкмы булуыбыздан тора, дип саный «Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева, чөнки ул интерактив тавыш бирү юлы белән хәл ителә.
Чынлыкта, «Кол Шәриф» җәмигъ мәчете - бу тавыш бирүдә көндәшлеккә иң лаек объектларның берсе ул, ник дигәндә, Россия яңа символлар эзли, әлеге проектта тавыш бирүгә Мәскәү Кремле дә, Казан Кремле дә, туристлар агымы белән расланган гомуммәгълүм һәйкәл-истәлекләр дә анда кертелмәгән, дип искәртте ул «Татар-информ»да уздырылган интернет-конференциядә журналистларның шул хактагы соравына җавабында. Дөрес, интерактив тавыш бирүнең III этабы сентябрьдән башлануы билгеле.
«Кол Шәриф» мәчете, кеше кайсы конфессия тарафдары булуга карамастан, килгән һәркем өчен ачык, Казан Кремленә аяк баскан һәркем шушы гүзәл һәм мәһабәт мәчеттә була, аңа карап соклана. Ул татар милли архитектурасы чагылышы белән уникаль, аның архитектур үзенчәлеген барысы да таный, матурлыгын югары бәяли, мәдәни һәйкәл-истәлек итеп карый. Шулай булгач, халык тавыш бирү юлы белән «Кол Шәриф»нең III турга эләгү өмете зур, диде ул.
Ләкин электрон ММЧда, хакерлар һөҗүм иткән, кемнәрдер «Кол Шәриф» мәчетенә бирелгән тавышларны урлаган-киметкән дигән хәбәрләр таралды, шул хакта иҗтимагый оешмалар да безгә мөрәҗәгать итә. Әмма бу мәсьәләдә «Россия 10» проектын оештыручылар гына җаваплы, алар гына хәл итә ала, дию белән чикләнде Зилә ханым Вәлиева.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading