16+

Кояш чыкты, көн җылынды

Табигатьтә чып-чын яз: күктә кояш елмая, кошлар чыркылдаша, һава температурасы да көннән-көн югарырак күтәрелә...

Кояш чыкты, көн җылынды

Табигатьтә чып-чын яз: күктә кояш елмая, кошлар чыркылдаша, һава температурасы да көннән-көн югарырак күтәрелә...

Бүген дә республикабызда көн язгыча: һава температурасы +12, ә кайбер районнарда хәтта +17 градуска кадәр җылытачак. 18 апрель төнендә яңгыр явып китү ихтималы бар, әмма анысы да хәзерге вакытта бик кирәк. Төнге якта термометрлар - -1, +4, көндез +8, +13 градусны күрсәтәчәк. 19 апрель - шимбә көнне Татарстанда тагын да җылырак булачак: төнлә белән 0,+5 градус, ә көндез +10, +15 градус көтелә. Бу көнне явым-төшемнәр фаразланмый, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе. Якшәмбе көнне дә аяз һәм җылы матур көн көтә. Табигатькә чыгарга, ял итәргә менә дигән мөмкинлек.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading