16+

Күп балалы гаиләләргә бакча бушлай булачак

Татарстанда күп балалы гаиләләргә киләсе елдан өстәмә ярдәм күрсәтелә башлаячак. Бу хакта Казан Кремлендә күп балалы аналарга «Ана даны» медален тапшыру тантанасында Президент Рөстәм Миңнеханов җиткерде.

Татарстанда күп балалы гаиләләргә киләсе елдан өстәмә ярдәм күрсәтелә башлаячак. Бу хакта Казан Кремлендә күп балалы аналарга «Ана даны» медален тапшыру тантанасында Президент Рөстәм Миңнеханов җиткерде.

Май аена алынган мәгълүматлар буенча, республикада барлыгы 35 177 күп балалы гаилә исәпләнә. Ана капиталы, өченче балага җир бирелү, торак шартларын яхшыртуда ярдәм күрсәтелү, пособиеләр – болар барысы да дәүләт тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм. Аларга өстәп, Президент тагын өч тәкъдимен җиткерде.
Киләсе елдан республикада гаиләдәге кеше башына айлык кереме яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләргә өч яшькә кадәрге сабый өчен елына 10 мең сумлык даруга электрон сертификат биреләчәк. Бу үзгәреш 17 631 балага кагылыр дип көтелә.
2020 елның 1 гыйнварыннан биш һәм аннан да күбрәк баласы булган, шулай ук аз керемле гаиләләргә өстәмә айлык пособие түләнәчәк.

Күп балалы әниләрнең күңеленә хуш килгән тагын бер яңалык – өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр балалар бакчасы өчен тү­ләүдән азат ителәчәк.
Татарстанда 2020 елның 1 гыйнварыннан күп балалы гаиләләр өстәмә ярдәм чаралары алачак. Уртача кереме җан башына яшәү минимумыннан түбән булган биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә айлык пособие түләнәчәк. Ә өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче һәм яшәү минимумыннан түбән керемле гаиләләр балалар бакчасы өчен ата-аналар түләвеннән тулысынча азат ителәчәк. Хәзерге вакытта өченче балага бакчага йөргән өчен 50 процент ташлама белән тү­лиләр иде. Киләсе елдан 7202 бала балалар бакчасына бушлай йөри алачак дигән сүз.

Кыскасы, киләсе елдан күп балалы гаиләләргә дәүләттән күрсәтелә торган гомуми ярдәм 500 миллион сумга кадәр артачак дигән сүз.


– Бу чаралар уңай нәтиҗәләрен бирәчәк дип ышанам. Бүген без гаилә институтын көчәйтү, гаилә кыйммәтләрен саклап калу кирәклеген аңлыйбыз. Гаилә җәмгыятьнең рухи сәламәтлеген саклый, шуңа күрә һәр гаиләнең төп бурычы – балаларны үстерү белән беррәттән, аларга тиешле тәрбия бирү, тормышта үз юлларын табарга өйрәтү, – ди Рөстәм Миңнеханов.

Ринат Вәлиев, Татарстанның атказанган артисты, баянчы:
– Безнең тугыз бала. Икесе – бакча яшендә. Әлегә алар әниләре белән өйдә. Бик кечкенә булганга, әниләре тәрбиясендә үссен дип тә, аннары акча ягыннан да авырлыклар булмасын дип, балаларны бакчага йөртмибез. Ни дисәң дә, күп балалы гаиләләргә финанс яктан берничә баласын бакчага йөртүе авыррак. Дәүләт күп балалыларга ярдәм күрсәтә анысы. Җир кишәрлеге бирелде. Әмма анда бернинди инфраструктура юк. Сатып та булмый. Буш җир дә акча сорап ята. Салым түләргә кирәк. Сорамасаң бирмиләр. Ярый ярдәм кулы сузар дусларым бар. Ә балаларны бакчага бушлай йөртергә мөмкинлек була икән, бу бик әйбәт. Без дә йөртер идек.

Әдилә Вафина, балалар бакчасында тәрбияче:
– Безнең өч бала. Күп балалыларга ташламалар бар. Дәүләт ярдәм итәргә тырыша. Тик кызганыч, күбесе тиешенчә эшләнеп бетмәгән. Күп балалыларга чынлап та файдалы ярдәм кай­чан күрсәтелер дип күптән көтә идем. Ниһаять! Балалар бакчасына шундый ташлама бирү искиткеч яңалык. Күп балалы гаиләләр бу яңалыкка сөенер дип уйлыйм.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading