Шәһри Казан

Күп балалы гаиләләргә җир бирү дәвам итә

Бушлай бирелүче җир кишәрлегеннән өч мәртәбә баш тарткан яки җир кишәрлеген сайлап алу чарасына өч мәртәбә килмәгән кеше исемлектән сызыла.

Реклама

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин әнә шундый кисәтү ясады. Әмма гаиләнең җир кишәрлеге сорап кабат җирле үзидарә органнарына мөрәҗәгать итү хокукы саклана.
Барлыгы 4365 гариза теркәлгән, шулардан 3830 гаилә бушлай җир кишәрлеге алу хокукы расланылган исемлеккә кертелгән. Рөстәм Нигъмәтуллин сөйләгәнчә, Биектау районының Каймары авылы янәшәсеннән Казанның 811 гаиләсе шәхси йорт төзү өчен җир алган инде. 1 нче комплекста кишәрлекләр беткән, хәзер 2 нче һәм 4 нче комплекслардан кишәрлекләрне сайлап алу бара. Мәгълүм булганча, ASG компаниясе муниципаль карамакка 300 гектар җирен күчергән иде. Каймары авылы янында күп балалы гаиләләр яшәячәк 1735 йорт барлыкка киләчәк. «Кишәрлекләрнең гомум саны - 1952, буш калган урыннарда социаль учреждениеләр төзеләчәк», - диде Рөстәм Нигъмәтуллин.
Күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре Лаеш районының Сокуры авылы янәшәсеннән дә бүленә. Шәһәр башкарма комитеты әлеге максатлар өчен «Ак Барс» компанияләр төркеменнән һәм «Татфондбанк»тан 166 гектар җирне муниципаль милеккә алды. Монысында 960 кишәрлек планлаштырылган. Сокуры авылы янәшәсендә «Ак Барс Банк» ачык акционерлык җәмгыяте карамагындагы тагын 100 гектар җирне күп балалы гаиләләргә тапшыру мәсьәләсе тикшерелә.
Мэр Илсур Метшин: «Россиядә шактый шәһәрләр, буш җирләр юк, дип, күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү чарасының үтәлешен шик астына куйдылар. Казан бу очракта да әйдаман, гаиләләргә кишәрлекләр актив рәвештә өләшелә. 185 нче федераль законга охшаш закон кирәк. Ул күп балалы гаиләләр өчен барлыкка китерелгән яңа бистәләрдә инженерлык корылмалары төзүне бермә-бер җиңелләштерәчәк. Югары органнарга шундый тәкъдим кертәчәкбез», - диде.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: