16+

Күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре өләшенә

Россиядә, «Торак төзелешенә ярдәм турында»гы Федераль закон нигезендә, күп балалы гаиләгә бушлай җир кишәрлеге бирелә.

Күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре өләшенә

Россиядә, «Торак төзелешенә ярдәм турында»гы Федераль закон нигезендә, күп балалы гаиләгә бушлай җир кишәрлеге бирелә.

Республикада бу чаралар Татарстан Республикасы Җир кодексының 32.1 нче маддәсе кысаларында гамәлгә ашырыла. Казанлыларга Биектау районының Каймары һәм Лаеш районының Сокуры авыллары янәшәсеннән җир кишәрлеге сайлап алу мөмкинлеге тудырылды. «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәрнең җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр комитеты рәисе Ратмир Шәйдуллин хәбәр иткәнчә, Казанда теркәлгән күп балалы 4107 гаиләдән гариза кергән. Узган ел 1756 гаилә - Каймары, ә 351 гаилә исә Сокуры янәшәсеннән җир алган. Быел комиссия утырышына 2794 гаилә чакырылган, шуларның 1699ы үзен канәгатьләндергән кишәрлекне сайлаган. «Әлегә 1865 гаилә тәкъдим ителгән барлык вариантлардан да баш тарта. 135 гаилә җир кишәрлеге сайлау көннәрендә катнашмады. Мондый гаиләләрнең бушлай җир кишәрлеге алу хокуклары барыбер саклана», - дип билгеләп үтте ул.
Казанда күп балалы гаиләләр саны ай саен уртача 100-120 гаиләгә арта бара. Күп балалы гаиләләргә бушлай җир кишәрлеге бүлү чаралары башланган 2012 елны исемлеккә 3150 гаилә язылган булса, быелның ахырына әлеге сан 4950гә җиткән. Ратмир Шәйдуллин: «Күп балалы гаиләләргә бушлай җир кишәрлеге бирү хәзергә дәвам итә. Федераль законның гамәлдә булу вакыты кайчан тәмамланачагы миңа мәгълүм түгел», - диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading