16+

Күргәзмәләр, фестивальләр, концертлар һәм театрлар – ялларда сезне көтә!

Этләр күргәзмәсе Бу атнаның ял көннәрендә "Ленин" мәдәният йортында этләр күргәзмәсе узачак. Әлеге чара һәркемгә дә кызыклы булыр. Тамашачылар этләр ярышын тамаша кыла һәм иң яхшы токымны сайлап алуны күзәтә алачак. Күргәзмәдә шулай ук эт тотуның серләрен белергә, кызыксындырган барлык сорауларга җавап алырга да мөмкин булачак. Вакыты: 9.00-20.00 Һиндстан фестивале...

Күргәзмәләр, фестивальләр, концертлар һәм театрлар – ялларда сезне көтә!

Этләр күргәзмәсе Бу атнаның ял көннәрендә "Ленин" мәдәният йортында этләр күргәзмәсе узачак. Әлеге чара һәркемгә дә кызыклы булыр. Тамашачылар этләр ярышын тамаша кыла һәм иң яхшы токымны сайлап алуны күзәтә алачак. Күргәзмәдә шулай ук эт тотуның серләрен белергә, кызыксындырган барлык сорауларга җавап алырга да мөмкин булачак. Вакыты: 9.00-20.00 Һиндстан фестивале...

Этләр күргәзмәсе
Бу атнаның ял көннәрендә "Ленин" мәдәният йортында этләр күргәзмәсе узачак. Әлеге чара һәркемгә дә кызыклы булыр. Тамашачылар этләр ярышын тамаша кыла һәм иң яхшы токымны сайлап алуны күзәтә алачак. Күргәзмәдә шулай ук эт тотуның серләрен белергә, кызыксындырган барлык сорауларга җавап алырга да мөмкин булачак.
Вакыты: 9.00-20.00
Һиндстан фестивале
«Республика» сәүдә үзәгендә «India Fest» күргәзмәсе уза. Биредә сезне чын һинд товарлары - уникаль бизәнү әйберләре, танылган текстиль, көнчыгыш тәм-томнары, табигый бизәнгечләр һәм келәмнәр, тәмләткечләр, җиһазлар, сувенирлар көтә.
Башлана: 11.00
Мурат Тхагалегов концерты
Казанның "Брассерия" ресторанында "Мама", "Едем в соседнее село на дискотеку", "За тебя калым отдам" һәм башка җырлар авторы Мурат Тхагелеговның чыгышы көтелә.
Вакыты: 19.00
THE JACK WOOD төркеме концерты
"Соль» барында THE JACK WOOD концерты уза. Әлеге төркемнең җырлары тыңлар өчен авыр бирелә. Караңгы, хәтта сәер йоланы хәтерләтергә мөмкин. Әмма әлеге төркемнең җанлы чыгышын бер тапкыр күргән-тыңлаган кешеләр аны кабат тыңларга теләячәк.
Вакыты: 20.00
Цирк
Казанда кунакта - "Арлекино" циркы. Тамашада - зәвыклы, хисчән-музыкаль, биюле, хулиганнарча шоу! Сезне тутый кошлар, атлар, диңгез арысланнары, курку белмәс жонглерлар һәм башка бик күп кызыклы тамашалар көтә.
Вакыты: 17.30
«Танцы минус» төркеме концерты
Корстонда «Танцы минус" төркеменең концерты уза. Легендар россия рок-төркеме Казанда үзенең ретро җырлардан торган программасын тәкъдим итә.
Вакыты: 22.00
Театрларда
Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында бүген - «Әрем исе» мелодрамасы (Вакыты: 18.00 сәгатьтә), Татар дәүләт «Әкият» курчак театрында - «Волшебные снежинки» (М.Супонин) (Башлана: 11.00, 13.00) һәм «Мактанчык Әтәч» (Аманулла) (Вакыты: 15.00) спектакльләре, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Алтын көз» комедиясе күрсәтелә. Башлана: 17.00

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading