16+

Көрәк-себерке бар, ә эшләргә кеше юк

Шәһәр тормышы. Казан шәһәренең Яңа Савин районында ишегалларын җыештыру өчен штат буенча 850 кеше каралган, ләкин эшләүчеләр 257 генә.

Көрәк-себерке бар, ә эшләргә кеше юк

Шәһәр тормышы. Казан шәһәренең Яңа Савин районында ишегалларын җыештыру өчен штат буенча 850 кеше каралган, ләкин эшләүчеләр 257 генә.

Кышны мондый кечкенә «армия» белән җиңеп чыгып булмаячак, шунлыктан «Уңайлы торак» идарәче компаниясендә ишегалды җыештыручылар катнашында зур киңәшмә үткәрелде.

- Ишегалды җыештыручыларның хезмәт хаклары дүрт ел дәвамында үзгәрмәде. Быелның 1 июленнән ишегалды территориясенең һәр квадрат метрын җыештыруга тариф 3 сум 7 тиен итеп билгеләнгәч, ниһаять, арттыру мөмкинлеге туды, - диде идарәче компаниянең генераль директоры Марат Нуриев. - Яңа Савин районында күпкатлы йортлар һәм аларда яшәүче халык күп, шуңа күрә ишегалды җыештыручыларның уртача хезмәт хакы 19‑20 мең сум чыга. Бер кешегә нормада билгеләнелгән өч мең квадрат метр территорияне тәртиптә тотарга кирәк, әлбәттә. Без бүген үк ишегалды җыештыручы вазифасына 55 кешене эшкә кабул итә алабыз. Элек ишегалды җыештыручы булып эшләүчеләргә «служебный» фатир бирелә иде. Кызганыч, бу хокук бетерелде. «Уңайлы торак» идарәче компаниясе ишегалды җыештыручы булып эшкә урнашучы фатирсыз кешеләргә торак мәсьәләсендә дә булыша ала.

Киңәшмәдә ишегалды җыештыручылар үзләренең моң-зарларын күңелләре бушаганчы сөйләделәр. 38нче ЖЭУ эшчесе Лидия Чернова:

- Көрәкләр авыр, биш килограммлап бардыр, мөгаен. Андый авыр көрәк белән хатын‑кыз ничек эшләсен? Тротуарлар тулы машина, хәзер бит инде интернет заманы, бу тәртипсезлекне интернеттагы «Халык инспекторы» адресына җибәрсеннәр иде. Кече техниканы тапталган карлы һәм машиналар белән шыгрым тулы ишегалдында, бик теләгәндә дә, файдаланып булмаячак, - диде.

41нче ЖЭУ эшчесе Светлана Галәвиева эш кораллары тиз ватыла дип зарланды. Залдан эш киемнәре белән тәэмин итүдәге кимчелекләр, хезмәт хакының аз булуы турында зарлар да яңгырады.

- Ишегалдында трактор белән йөреп булмый, яфрак тутырылган капчыкларны аркага салып ташыйбыз. Хатын-кызлар да күтәрә инде, җыештырырга кирәк бит, - дип, ишегалды җыештыручы гүзәл затларны кызганып сөйләде Григорий Фиофанов.

- Ишегалды җыештыручылар белән ешрак очраша башлаячакбыз. Хезмәт хаклары исәпләүдә кышкы тарифка күчәбез, түләү яхшырганлыгын күрерсез. Эш кораллары да чишелмәслек төен түгел. Иң мөһиме - эшче һөнәренең дәрәҗәсен күтәрергә кирәк, - диде Марат Нуриев.

Күптән түгел генә ишегалды җыештырулар җитмәү мәсьәләсенә карата шәһәр мэры Илсур Метшин да үз фикерен җиткерде. Ул бу эшкә студентларны җәлеп итәргә киңәш бирде.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading