16+

Көтелгән бәйрәмнәр җитә: кайда нинди чаралар булачак?

Ноябрь башы, гадәттәгечә, бәйрәм даталарына бәйле рәвештә ял көннәренә дә бай булачак. Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Конституциясе көне уңаеннан, 4 һәм 6 ноябрьдә ял итәчәкбез.

Көтелгән бәйрәмнәр җитә: кайда нинди чаралар булачак?

Ноябрь башы, гадәттәгечә, бәйрәм даталарына бәйле рәвештә ял көннәренә дә бай булачак. Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Конституциясе көне уңаеннан, 4 һәм 6 ноябрьдә ял итәчәкбез.

Халыклар бердәмлеге көне дигән бәйрәм ил тарихында әле иң «яшь» даталарның берсе. Гәрчә бу көнне билгеләп үтүнең тамырлары XVII гасырга барып тоташа. XVII гасырда кыска вакыт аралыгында Мәскәүдә берничә патша алышына. Шуннан файдаланып, Смоленск, Бөек Новгород кебек шәһәрләрне, Мәскәү Кремлен поляклар һәм шведлар яулап ала. 1612 елның җәй- көз айларында кенәз Дмитрий Пожарский һәм Кузьма Минин, халык белән бергәләп, бу җирлекләрне азат итә. Әлеге җиңүгә Россиядә яшәгән рус, татар, башкорт, чуваш, мари, удмурт һәм башка халыкларның бердәмлеге белән ирешелә. Халыклар бердәмлеге көне буларак, 2005 елдан башлап, 4 ноябрь бәйрәм итеп игълан ителә.

Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итү көне исә 1992 елдан башлап билгеләп үтелә.

Бәйрәм булгач, бу көннәрдә Казанда һәм республикада төрле чаралар да уздырыла. Башкаланың мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов хәбәр иткәнчә, быел да бәйрәм чаралары программасы шактый бай һәм эчтәлекле. Иртәгедән башлап, Казанның барлык мәдәният йортларында концерт программалары оештырылачак, китапханәләр бәйрәм тарихы буенча китап күргәзмәләре, лекция­ләр тәкъдим итәчәк. Яшьләр клублары патриотик чаралар – тематик әңгәмәләр, кино куелышы, балалар һәм яшүсмерләр өчен тарихи белем бирү викториналары үткәрәчәк. Шәһәр музейлары казанлыларны күргәзмәләргә һәм әдәби кичәләргә чакыра. 4 ноябрьдә барлык муниципаль музейларга керү түләүсез булачак.
3 ноябрьдә Татарстан Милли музеенда «Сәнгать төне» Бөтен­россия мәдәни-белем бирү акциясе узачак. Программада La Primavera Казан камера оркестры чыгышы, ­театр, музыка, рәсем сәнгате һәм кино буен­ча мастер-класслар, этикет кагыйдәләре, мода һәм стиль турында лекцияләр каралган. Шулай ук көн дәвамында музейга килүчеләрне «Осталар шәһәре» иҗади остаханәсе, халык-сәнгать һөнәрчелеге осталары эшләнмәләре ярминкәсе, «Татарстан – безнең уртак йортыбыз» балалар уен мәйданчыгы көтә. Бәйрәм программасы 12.00 сәгатьтә башлана һәм төн уртасына кадәр дәвам итәчәк.

Моннан тыш, ял көннәрен Казан Кремле музейларында да файдалы үткәрү мөмкинлеге булачак. 3 ноябрьдә Благовещение соборы тарихы музее «Казан иконасы турында кыйсса» дигән яңа әдәби-музыкаль куелышка чакыра. 4 ноябрьдә Татарстан дәүләтчелеге музеенда Татарстан Конституциясен һәм респуб­ликаның төп дәүләт символларын кабул итү тарихына багышланган документлар, фото һәм видеоматериаллар белән танышырга мөмкин булачак. «Манеж» күргәзмәләр залы балаларны һәм аларның ата-аналарын вакытны файдалы үткәрергә һәм эбру, ком рәсеме, йоннан картиналар ясау буенча мастер-класс­ларга килергә чакыра.

«Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәге территориясендә 4 ноябрь, 15.00 сәгатьтә «Россия – минем тарих» тарихи паркында «Тимер Минин һәм капитан Пожарский» тематик экскурсиясе узачак.
Халыклар бердәмлеге көнендә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет академия театрында «Безнең йорт – Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең гала-концерты узачак. Бөтен республикадан муниципаль сайлап алу турларында җиңүчеләр Татарстанда яшәүче халыкларның музыкаль һәм хорео­график иҗатының иң яхшы казанышларын тәкъдим итәчәкләр, дип ышандырды Азат Абзалов.

Хәрәкәтләнеп, ягъни биеп алырга теләүчеләрне исә «Пирамида» күңел ачу үзәгендә узачак «Танцемания» проектында катнашырга чакырабыз. Әлеге чараны, Татарстан халык­лары Яшьләр ассамблеясе башлангычында, «Мир» телерадиокомпаниясе һәм «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр рес­публика агентлыгы оештыра.

Әлбәттә, бу көнне бөтен республикада дәүләт әләмнәре күтәреләчәк.

Анна Арахамия фотосы

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading