16+

Кунакханәгә исемне бергәләп эзлик

Болгарда кунакханә төзелеп килүе турында сайтыбызда алдарак хәбәр иткән идек.

Кунакханәгә исемне бергәләп эзлик

Болгарда кунакханә төзелеп килүе турында сайтыбызда алдарак хәбәр иткән идек.

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев исә әлеге кунакханәгә иң яхшы исем уйлап табу буенча бәйге уздырырга булган. Әлеге бәйге 1 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Кунакханә комплексының исеме оригиналь, яңгырашлы, әйтергә дә уңайлы булырга тиеш. Шулай ук татар милләтенең кыйммәтләрен, татар-болгар цивилизациясенең асылын чагылдырырга да бурычлы.

- Бәйгегә тәкъдим ителгән исемнәр әлеге җирлекнең рухын, тарихны чагылдырсын, - ди Минтимер Шәймиев. Бәйгедә исә Россиядә яшәүчеләр генә түгел, чит төбәктән дә кешеләр катнаша ала. Яшь буенча да чикләүләр юк. Һәр кеше өч, яки аннан кимрәк кунакханә исемен инглиз, татар, рус телендә тәкъдим итә ала. Бәйгедә катнашу өчен исем, фамилия, яшь, яшәү урынын, элемтә өчен телефонны һәм әлбәттә инде үзең тәкъдим иткән кунакханә исемен язып гариза тапшырырга кирәк. Гаризалар исә 1 октябрьгә кадәр pr.tourism@yandex.ru адресы буенча кабул ителә. Хатта "Болгардагы яңа кунакханә" дип язу мәҗбүри. Шулай ук 222-90-28 номерына хәбәр юлларга да була. Эксперт коммиссиясе иң яхшы биш исемне сайлап алганнан соң, җиңүчене тавыш бирү нәтиҗәсендә билгелиячәкләр. Тавыш бирүгә йомгак 31 октябрьдә ясалачак. Җиңүчегә бүләк - 3 көн дәвамында яңа кунакханәдә бушлай ял итү, Болгар тыюлыгына сәяхәт итү, истәлекле сувенирлар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading