16+

Курыкмыйча прививка ясат!

Көзге салкын, яңгырлы көннәр башлануга, томау төшеп, ютәлләп, суык тидереп авыручылар арта. Шуңа да табиблар инде хәзердән үк авыруны кисәтү чараларын кайгырта. Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы «Курыкмыйча прививка ясат!» акциясен башлап җибәрде. Казанда метро тукталышлары янында махсус мобиль бригадалар грипп, кискен тын юлларына каршы прививкалар ясый башлады.

Курыкмыйча прививка ясат!

Көзге салкын, яңгырлы көннәр башлануга, томау төшеп, ютәлләп, суык тидереп авыручылар арта. Шуңа да табиблар инде хәзердән үк авыруны кисәтү чараларын кайгырта. Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы «Курыкмыйча прививка ясат!» акциясен башлап җибәрде. Казанда метро тукталышлары янында махсус мобиль бригадалар грипп, кискен тын юлларына каршы прививкалар ясый башлады.

Бу акция инде 2017 елдан бирле уздырыла. Аның кысаларында, шул вакыт эчендә Казанда барлыгы 12 мең кешегә вакцина ясаганнар. Халык акциядә теләп катнаша. «Кәҗә бистәсе» метростанциясе тукталышы янындагы «Ашыгыч ярдәм» машинасы янында да кичә сәгать унда ук прививка ясатырга су буе чират җыелган иде. Ике сәгать эчендә биредә 75 кешегә вакцина салырга өлгергәннәр. Күбесенчә өлкән яшьтәгеләр мөрәҗәгать итә. Пенсиядәге Александр Марминов үзенең хатыны Нина ханым белән килгән.

– Моңа кадәр прививканы сырхауханәдә ясата идем. Шөкер, авырганым булмады. Терапевтка күренү өчен чират тору, бланклар тутыру мәшәкатьле. Ә монда үтеп барышлый да вакцина салдырырга була. Уколы да авырттырмый. Черки дә аннан катырак тешли. Грипп белән авырмас өчен иң яхшысы вакцина салдыру һәм эпидемия вакытында кеше булган урыннарда булмау дип саныйм. Сырхауханәгә сирәгрәк барган саен, озак авырыйсың, – дип елмая Александр абый.

7нче шәһәр клиник хастаханәсендә эпидемиолог-табиб Наталья Шәйхразиева әйтүенчә, былтыр көненә 150шәр кешегә вакцина сала торган булганнар.

– Быел акцияне иртәрәк башладык. Көннәрнең коры, кояшлы торуы да уңайлыклар тудыра. Вакцина – грипптан саклануның иң ышанычлы юлы. Иммунитет барлыкка килсен өчен, ике атнадан дүрт атнага кадәр вакыт таләп ителә. Шуңа да вакцина ясату өчен хәзер иң кулай вакыт. Кешеләргә вакцинадан соң ике көн температура күтәрелергә, укол урыны кызарырга, кычытырга мөмкин икәнен дә кисәтәбез. Авырлы хатын-кызларга, 18 яше тулмаганнарга, салкын тиеп авыручыларга прививка ясамыйбыз, – ди табиб.

Метростанциясе тукталышларында прививка ясату өчен үзең белән берәр документ булу мәҗбүри. Анда кан басымын, тән температурасын үлчиләр, табиб тамакны карый, хәлне сораша. Рүзилә апа Гобәйдуллинага, мәсәлән, үтенеп сораса да, прививка ясамадылар. Чөнки аңа томау төшкән. Салкын тиеп авырганнан сәламәтләнеп бетә алмый икән әле.

– Миңа 75 яшь, үз гомеремдә ике генә тапкыр температура күтәрелде. Тиздән диңгезгә ял итәргә барырга җыенам. Гриппка каршы прививка ясатып китәргә теләгән идем, хәзер соңрак салдырырмын инде, – диде ул.

Ул да түгел метро станциясендә тәртип саклаучы формасындагы ике хатын да прививка салдырып китте. «Кеше күп йөри торган урында эшләгәч, безгә бу вакцина бик мөһим», – диделәр алар.

Табиблар студентлар аз килгәнгә борчыла. Күбесе уколдан баш тарта икән. Яшьләр белән аңлату эшләрен алып барырга кирәклеген дә искәртте белгечләр. Хәер, студентлар бер дә юк түгел анысы. Әнә Төрекмәнстаннан Дүртҗамал Керимова быел беренче тапкыр прививка ясатырга булган. Казанга күченеп килгән беренче елны бик авырган. Төрекмәнстанда кыш көне дә 12 градус җылыга ияләнгән кыз  бездәге кар-бураннарны авыррак кичергән.

– Хәзер Казанның һавасы да дәвалый. Татарстанны бик яратам, – ди Дүртҗамал.

Вакциналар бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре тәкъдиме белән сайлана. Казанда сырхауханәләргә 35 мең дозада «Совигрипп» вакцинасының беренче партиясе инде таратылган. Тиздән балалар өчен дә вакцина кайтартылыр дип көтелә. 

Кайда?
6 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр көн саен сәгать 10.00дән 17.00гә кадәр «Авиатөзелеш», «Яшьлек», «Кәҗә бистәсе», «Җиңү проспекты», «Имәнлек» метро станциясе тукталышларында грипп һәм кискен тын юллары авыруларына каршы прививка салдырырга мөмкин. Вакцинаны теркәлү урыны буенча шәһәр сырхауханәләрендә дә ясатырга да була.

Кемгә кирәк?
Гриппны аеруча балалар, авырлы хатын-кызлар, өлкәннәр авыр кичерә. Авырудан соң организм аеруча сизгергә әйләнә, төрле авырулар эләктерү, өзлегү очраклары ихтимал. Грипп аркасында кайбер кешеләрдә пневмония, йөрәк-кан тамырлары авырулары, менингит, колак, авыз куышлыгы авырулары килеп чыгарга мөмкин. Табиблар беренче чиратта прививканы еш авыручы, хәлсез, үпкәләренә гел салкын тиюче, йөрәк кан-тамырлары авыруларыннан интегүчеләргә ясатырга киңәш итә. Шулай ук студентлар, балалар, мәктәп укучыларына, укытучы, тәрбияче, сатучы кебек кеше белән еш аралашучы һөнәр ияләренә дә вакцина салдыру мөһим.

Кемгә ярамый?
Прививка ясатыр алдыннан аерым әзерлек кирәкми. Бары, вакцинациягә кадәр ике атна кала, кешенең салкын тиеп авырмаган булуы мөһим. Авырган вакытта вакцинация ясатырга ярамый. Прививка ясатыр алдыннан табиб сезне карарга тиеш. Тавык йомыркасы агына аллергия булганнарга, прививканы бер ясатканнан соң хәле начарланган кешеләргә вакцинаны ясату тыела.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading