16+

Кырым бәяләре кызыктырырлык

Бу җәйдә Кырымдагы шифаханә-курорт комплексында 10 көн ял итү бер кешегә 13-25 мең сумга төшәчәк.

Кырым бәяләре кызыктырырлык

Бу җәйдә Кырымдагы шифаханә-курорт комплексында 10 көн ял итү бер кешегә 13-25 мең сумга төшәчәк.

«Кырыминформ» аша әлеге бәяләрне Кырымның курортлар һәм туристлык министры Елена Юрченко белдергән. Ялның бер көне: түбән сезонда - 600, ә югары - бәрхет сезонда 1800 сум. Самолетта бару-кайтуның бәясе 7500 сум. Шул рәвешле: «Кырымдагы шифаханәләрдә 10 көн ял итү, очкыч бәясен дә кертеп, түбәндәге сезонда 13 мең 500 сум, ә югары сезонда 25 мең сум тәшкил итәчәк», - дип аңлата министр Юрченко. Самолетта очып килү бәясен санамаганда, балаларның бер атна ялы 3 мең сум тирәсе генә була. Бәяләр ике кешелек номерларга урнаштырылып, 3-4 мәртәбә тукландыру һәм дәвалауның база нигезе бирү каралган шифаханәләрдә 1 кеше саныннан чыгып исәпләнелгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading