16+

Кырымда киеренкелек юк

«Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгендә спорт һәм туристлык тармагына кагылышлы халыкара «KITS-2014» экспозициясе эшләде.

Кырымда киеренкелек юк

«Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгендә спорт һәм туристлык тармагына кагылышлы халыкара «KITS-2014» экспозициясе эшләде.

Әлеге күргәзмә инде 19 нчы мәртәбә үткәрелде. Казанга Төркия, Испания, Греция, Малайзия һәм Согуд Гарәбстаны кебек ерак илләрдән дә, ишетеп-белеп, туристлык фирмаларының килеп җитүләре гаҗәп түгел. Шунысы гаҗәп: Татарстанның авыл районнары чит илләр турфирмалары дәрәҗәсендә чыгыш ясады. Арча, Тәтеш, Биектау районнары, Болгар һәм Зөя музей-тыюлыклары эчтәлекле экспозицияләр әзерләгәннәр иде.
Кырым Республикасы инде Россия составына кергәнлектән, кырымлылар күргәзмәсенә игътибар зур булды. «Кырым белән Татарстан арасында хезмәттәшлек җанландырылачак. Бәлки, әлегә Кырымда кунакханәләр, пляжлар Төркиядәге дәрәҗәдә үк булмас. Әмма бездә ватанпәрвәрлек хисе көчле. Казаннан инде быел ук 30-40 мең кеше Кырымга барыр дип уйлыйм», - диде «Татмедиа» агентлыгында оештырылган брифингта республиканың туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов. Кырым республикасы делегациясе җитәкчесе Михаил Быченков таныштырганча, Кырымда 4,5 мең кунакханә, 593 шифаханә һәм 560 комлык бар. «Кырымда киеренкелек юк. Хөкүмәт иминлек мәсьәләсенә бик җитди карый, җәйге туристлык сезонына әзерләнәбез. Элек ял итәргә килүчеләрнең 70-75 проценты украинлылар иде, хәзер бу күрсәткеч россиялеләргә туры килер, мөгаен. Шик юк, туристлар йә Казанны, йә Кырымны сайлаячак, чөнки икесе дә күңелне үзенә тартып тора», - диде Михаил Быченков.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының бүлек җитәкчесе Елена Хафизова әйткәнчә, Кырым шифаханәләре йөрәк, ашказаны, туберкулез, буыннар авыруларын дәвалау юнәлешендә бик нәтиҗәле эшли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading