16+

Кыш китәр, кошлар кайтыр чак җитәр

Көннәрнең язга таба борылганлыгы сизелә инде хәзер. Кояш та күзләрне чагылдырып яктырта, юлларда карлар эри... Тиздән яз! Анысын көтәбез дә, безгә күп кенә матур мизгелләр бүләк иткән кышын да «кеше төсле» озатасы иде бит! Нәкъ менә шушы максаттан 1 мартта 11.00 сәгатьтән 16.00 сәгать аралыгында Свияжск утрау-шәһәрчегендә кышны озату бәйрәме...

Көннәрнең язга таба борылганлыгы сизелә инде хәзер. Кояш та күзләрне чагылдырып яктырта, юлларда карлар эри... Тиздән яз! Анысын көтәбез дә, безгә күп кенә матур мизгелләр бүләк иткән кышын да «кеше төсле» озатасы иде бит! Нәкъ менә шушы максаттан 1 мартта 11.00 сәгатьтән 16.00 сәгать аралыгында Свияжск утрау-шәһәрчегендә кышны озату бәйрәме узачак. Ике урында - Свияжск тарихы музее ишегалдында һәм «Ленивый Торжок» тарихи реконструкция комплексында узучы бәйрәмнәрнең иң кызыклы өлешләре кәбестә һәм алма турау булырдыр, мөгаен. Җыр-бию, кайнар коймаклар турында әйтеп тә торасы юк инде. Кешеләрнең пычак һәм балталар ыргыту, җәя һәм арбалеттан ату ярышларын да таң калып күзәтәчәкләренә оештыручыларның иманнары камил. Иң соңыннан Масленица карачкысын ут төртеп яндырачаклар. Бу инде кышның үз урынын язга калдырып китүен аңлата.
Студентлар, укучылар һәм пенсионерлар өчен билетларга ташламалар да каралган. Иртәнге 9.00 сәгатьтә ЦУМ һәм Спорт сарае аралыгындагы мәйданда сезне автобуслар көтеп торачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading