16+

Кыш, саубуллашканда, холкын күрсәтә

Казанда «Авиатөзелеш районы» идарәче компаниясе эшчеләренең йортның авыш түбәсен чистартулары һәлакәт белән тәмамлана язды.

Кыш, саубуллашканда, холкын күрсәтә

Казанда «Авиатөзелеш районы» идарәче компаниясе эшчеләренең йортның авыш түбәсен чистартулары һәлакәт белән тәмамлана язды.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә мэр Илсур Метшин: «Яз җитәргә бер атналап вакыт калды. Кыш, саубуллашканда, кар-бураннары белән шулай үзенең холыксызлыгын күрсәтеп ала инде ул. Шунлыктан, коммуналь тармакка игътибар киметелмәсен», - дип искәртте. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев җиткергәнчә, Казанда февральдә инде 42 мм явым-төшем булган. Дүшәмбегә каршы төндә күпләп яуган карны җыештыруда 605 берәмлек техника файдаланылган, кыш башыннан 500 мең тонна кар чыгарылган.
Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин белдергәнчә, ишегалларының 80 проценты чистартылган. Алар алдагы 1-2 көндә тулысынча тәртипкә китереләчәк. Башкалада ишегалды җыештыручылар җитмәве дә эшне тоткарлый. Әлеге вазифаларга тагын 900гә якын кеше кирәк. Тротуарларны сырып алган җиңел автомобильләр җыештыручыларга кыенлык тудыра.
Мэр Илсур Метшинның: «Ишегалларына, тротуарларга ком сибелсен», - дигән күрсәтмәсе тиешенчә үтәлми. Кайбер тротуарлар коточкыч бозлавыклы. Искәндәр Гыйниятуллин үзе үк әйткәнчә, кыш башыннан инде 1400 кеше, юлда егылып, аяк-кулын имгәткән.
Йортларның авыш түбәләрен кардан чистарту эшләрендә көн саен 250 кеше катнаша. «Авиатөзелеш районында, үлемгә китермәсә дә, күңелсез очрак булды. Ике эшченең башына кар төште. Казанда авыш түбәле 1500 йорт бар. Киләсе җәйдә аларның барысының да түбәләре кар-боз ятмый торган технологияләр белән җиһазландырылачак. Һәр түбәне җиһазлау 150 мең сумга төшәчәк», - диде Искәндәр Гыйниятуллин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading