16+

Кышкы тәгәрмәчкә күчәргәме?

Беренче кар төшүгә шиномонтажларда чират барлыкка килде. Бәласеннән баш аяк дип һәркем тәгәрмәч алыштырырга ашыга. ЮХИДИ хезмәткәрләре дә кышкы тәгәрмәчләргә күчәргә киңәш итә.

- Кагыйдә буенча, урамда һава температурасы 5 градус кына җылы сакланганда тәгәрмәчләрне алыштырырга була. Өстәвенә Казанда беренче кар төште, республиканың күп районнарында кар яуды.

Бозлавыклар хасил булуы да бар. Җәйге тәгәрмәчләр көннәр суытуга катылана, куркынычсызлык ягыннан кышкылары күпкә ышанычлырак санала. Кышкы тәгәрмәчкә күчкәннән соң, машинага "Ш" хәрефе төшерелгән билгене кую да мәҗбүри. Бу кагыйдәне бозган өчен 500 сум штраф каралган, - ди Казан шәһәре ЮХИДИ идарәсе пропаганда бүлеге өлкән инспекторы Александр Раскатов.

Татарстанның ЮХИДИ идарәсе хәбәр итүенчә, машинага берьюлы шиплы һәм шипсыз тәгәрмәчләр куярга ярамый. Шулай ук төрле размердагы, конструкциядәге, төрле рәсемле протекторлы тәгәрмәчләр белән дә йөрү тыела. Көпчәк протекторларының тирәнлеге 4 миллиметрдан да азрак булып, тузган булса, юлда куркынычсызлык таләпләре үтәлми булып санала.

Россиянең Административ хокук бозу кодексы буенча, шиналарга кагылышлы таләпләрне үтәмәгән өчен, 500 сум күләмендә штраф каралган.

Сүз уңаеннан, шиномонтажларда 14, 15нче радиуслы гади дисклы тәгәрмәчне алыштыру, баланслау уртача 600 сум тирәсе тора, ә дискка шиплы шинаны кидертү һәм машинага куйдыру (перекидка) якынча 1000 сумга төшә.

Фото: РИА Новости Автор: Константин Чалабов

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading