16+

Кытай – безгә, без аларга кирәк

Татарстан Россия-Кытай икътисади мөнәсәбәтләрендә күпер булырга ниятли. Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән делегация, узган атнада бу ниятен белдереп, хезмәттәшлек перспективаларын барлап кайтты. Сәфәрнең нәтиҗәле булуы турында саннар үзе сөйли: 3 көн эчендә 18 очрашу.

Кытай – безгә, без аларга кирәк

Татарстан Россия-Кытай икътисади мөнәсәбәтләрендә күпер булырга ниятли. Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән делегация, узган атнада бу ниятен белдереп, хезмәттәшлек перспективаларын барлап кайтты. Сәфәрнең нәтиҗәле булуы турында саннар үзе сөйли: 3 көн эчендә 18 очрашу.

«Кытай белән ныклы икътисади мөнәсәбәтләргә әле беренче адымнарны гына ясыйбыз. Безгә Кытай икътисадын, аның компанияләрен, биредәге сәнәгать мәйданнарын ныклап өйрәнергә кирәк», - ди делегация әгъзаларының берсе, ТР Инвестицияле үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов.
Уңышлы һәм конкурентлы булу өчен, Кытайдан күп нәрсәләрне өйрәнергә кирәк булачак әле. Шул ук юллар төзелешен генә алыйк. Россиядә төзелеше бер елга сузыла торган юлларны анда бер атнада өлгертәләр икән. Шуңа да Көнбатыш Европа-Кытай автомобиль юллары коридорының үзләре территориясеннән узачак өлешен алар инде төзеп бетергән, ә безгә әле төзисе дә төзисе. Үзебездә җитештерелгән продукциягә ил эчендә сорауны үстерү, эшне дөрес оештыру, экспортка ярдәм итү буенча да Кытай үрнәге өйрәнүгә лаек. ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев фикеренчә, безнең җитәкчеләргә ничек эшләргә кирәклеген Кытайдан өйрәнү зыян итмәс иде. Ә Россиядә күпләр эшләүгә түгел, яхшы яшәүгә өстенлек бирә.
Делегация әгъзаларының журналистлар белән очрашуда яңгыраткан төп фикерләре - ике арадагы мөнәсәбәтләр Кытай бизнесын үзебезгә җәлеп итү белән генә чикләнмәскә тиеш, безгә үз продукциябезгә Кытайда сату базарын табарга кирәк. Шуңа күрә әлеге Көнчыгыш илендә Татарстан компанияләре катнашында уртак производстволар ачу мөмкинлекләре карала. Мәсәлән, «КамАЗ» анда үзенең җыю производствосын урнаштырырга тели.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading