16+

Кызганмадым, сокландым...

Светлана Белякова белән мин хатын-кызлар өчен махсус сайтта таныштым. Ул оештырган «Үзенчәлекле балалар әниләре, берләшик» дигән теманы кызыксынып кына ачып караган идем…

Кызганмадым, сокландым...

Светлана Белякова белән мин хатын-кызлар өчен махсус сайтта таныштым. Ул оештырган «Үзенчәлекле балалар әниләре, берләшик» дигән теманы кызыксынып кына ачып караган идем…

Светаның кызы Маша да шундый ук «үзенчәлекле» бала икән. Әмма йөзендә авыру билгеләре бик сизелми. Сары чәче бөдрәләнеп торган, оялчан гына елмайган кызга сокланып туя алмадым. Биш яшьлек бу бала яшәр өчен көн саен авыруы белән көрәшергә мәҗбүр.
Светаның кан басымы югары булгач, декрет ялына чыкмас борын, алты айлык баласын мәҗбүри таптырганнар. Авырлыгы нибары 980 грамм булган сабый, җитмәсә, башы белән түгел, аягы белән чыккан икән. Нәтиҗәдә Машага «спастик тетрапарез» дигән куркыныч диагноз куялар. Бу - балалар церебраль параличы авыруының бер төре: нерв системасына зыян килү сәбәпле, кешенең аяк-куллары эшләми.
Биш айлык вакытында Машаның күзләре кылыйлана башлаган. Бу баш миендә үзгәрешләр булуы турында сөйли икән. Ничә табибка күренсәләр дә, «барысы да әйбәт», дип тынычландырганнар. Араларыннан берсе генә анага бала хәленең мөшкел булуы турында әйткән.
Кызның куллары тотмый диярлек, шулай да чиста сөйләшүенә логопедлар гаҗәпләнә. Маша утыра, басып тора алмый, үрмәләми, бер бүлмәдән икенчесенә шуышып чыга. Шуышу - аның өчен зур үсеш, чөнки көн саен иртән һәм кичен берәр сәгать дәвамында әнисе аңа физик күнегүләр ясата, уколлар кадый, кирәк булса, парафинга төрә, Чуашстаннан махсус кайтартылган балчыкны сылый. Света кызының йөриячәгенә ышана, чөнки, үзе әйтүенчә, танышлары арасында мондый очраклар бар.
Света минем белән сөйләшкәндә дә бер минут тыныч утыра алмады: баланы яткырды, алдына утыртты, рәсем ясыйм дигәч, кәгазь белән буяу бирде, кулларын буяуга тыгып рәсем ясарга ярдәм итте, аннары махсус пазллар чыгарды, алар белән мәш килделәр. Машаның авырлыгы 16 килограмм, аны урамга алып чыга торган коляска 35 килограмм чамасы, шуның белән автобуска да керергә туры килә.
Инвалидларга дәүләт ярдәм итәме? Светаның сүзләренә караганда, аларга елына ике мәртәбә реабилитация үзәгенә юллама бирелә. Ә менә санаторийга әлегә бара алмыйлар. Башта баланы «сезгә өч яшь тулмады әле» дип, чиратка куймаганнар, хәзер исә чират һаман җитми. Пенсиягә килгәндә, Машага ай саен 6500 сум түләнә, анага, баланы караган өчен, 1200 сум күчереп баралар. Әмма бер сеанс массаж өчен - 600 сум, логопед 250 сум алганда, бу акча, билгеле, җитми. Машага кирәк булган дарулар социаль исемлеккә кертелмәгән, үзләре сатып алалар. Әтиләре Сергей эшләгән акча да тулысынча диярлек балага тотыла.
Кыз 9 яшьлек абыйсы Никитаны бик ярата, аңа охшарга тырыша: үзенә чалбар кидерүләрен таләп итә, чәченә тасма үрдерми. Җәен Света Машаны урамга комлыкта уйнарга алып чыга.
- Балаларның бармак төртеп күрсәтүләренә игътибар итмәскә тырышасың, тик менә өлкән кешеләрнең, кычкыра-кычкыра: «Алла сакласын», - дип китеп баруларын авыр кичерәм. Бала да ишетә бит. Мондый авыру көтмәгәндә барлыкка килергә мөмкин. Әнә бер малайның башына агач аугач, тагын бер балага өч айлык вакытта прививка ясагач, шундый булганнар, - дип әрнеп сөйли ул.
Инвалид балага елына дүрт пар ортопедик аяк киеме бирелергә тиеш. Света әйтүенчә, Машага әле 2010 ел өчен ике пар аяк киеме бирелмәгән. Аяклар өчен кирәк булган беркеткечләр дә юк, диләр. Әмма могҗизалар да була. Узган ел бервакыт өйләренә бер төркем табиб килеп кергән: берсе анализга кан алган, икенчесе - кулларын, өченчесе аякларын капшаган. Озак тормаганнар үзе, тиз арада китеп тә барганнар. Гажәпләнгән анага аңлатканнар: инвалидлар ункөнлеге уңаеннан уздырылган акция бара икән. Биш елга беренче мәртәбә!
Өйләренә барганда, ул балага ничек карармын, дип куркып бардым. Кызганудан, елап җибәрүемнән курыктым. Әмма кызганмадым мин аларны, киресенчә, сокландым. Светага да, Машага да, Никитага да, Сергейга да. Киләчәккә өмет белән карауларына, сабырлыкларына, рухи яктан көчле булуларына сокландым.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading