16+

Кыш бабай һәм Кар кызын чакыру күпмегә төшә?

Без барыбыз да Яңа елдан могҗиза көтәбез. Менә киләсе ел безгә әллә нинди күңелле мизгелләр бүләк итәр, матур яңалыклар алып килер, яхшы хәбәрләр ирештерер, узган елда булган борчу-мәшәкатьләребез коелып төшеп калыр төсле. Яңа ел белән, әлбәттә инде, Кыш бабайдан матур теләкләр һәм бүләкләр дә көтәбез.

Кыш бабай һәм Кар кызын чакыру күпмегә төшә?

Без барыбыз да Яңа елдан могҗиза көтәбез. Менә киләсе ел безгә әллә нинди күңелле мизгелләр бүләк итәр, матур яңалыклар алып килер, яхшы хәбәрләр ирештерер, узган елда булган борчу-мәшәкатьләребез коелып төшеп калыр төсле. Яңа ел белән, әлбәттә инде, Кыш бабайдан матур теләкләр һәм бүләкләр дә көтәбез.

Элегрәк, без кечкенә вакытта, Кыш бабай белән Кар кызын балалар бакчасында, мәктәптә узган чараларда яки клубтагы Яңа ел бәйрәмендә генә күрә идек. Хәзер исә, теләгең һәм мөмкинлегең булса, бәйрәмнең иң көтеп алынган кунагы һәр кешенең өенә барып котлый. Әлбәттә, үз акчагызга. Хәзерге вакытта әти-әниләр, балаларының күңелен күрер өчен, Кыш бабай белән Кар кызын чакыру көнен билгеләү белән мәш килә. «Шәһри Казан» газетасы хәбәрчесе дә аларны чакыру шартлары һәм бәяләр белән кызыксынды.

«Безне инде көтәләр»

Журналист, «Болгар радиосы» сайты баш мөхәррире Эльвира Шакирова белән «Идел» журналы баш мөхәррире Радик Сабиров Кыш бабай һәм кар кызы ролендә быел өченче ел балаларның күңелләрен күрәчәк. Башкалардан аермалы буларак, алар корпоративларга һәм балалар бакчасында уза торган чыршы бәйрәмнәренә йөрми. Фәкать өйләргә генә бара.
– Быел Кыш бабай белән Кар кызы булып йөрмикме әллә, дип тә уйлаган идек, тик алдагы елларда булган клиентларыбыз чакыра, көтә. Көздән үк шалтыратып белешеп куючылар бар хәтта, – диде Эльвира.

Кыш бабай белән Кар кызының программасы 20-30 минутка сузыла. Бу вакыт эчендә алар балалар белән аралаша, уеннар уйната, шигырьләр сөйләтә яки җырлата, бүләкләр бирә.
– Башкалар белән аралашкан вакытта, үзебезнең бәяләрнең бик кыйммәт булмавын аңлыйм. Безнең кебек программа өчен 4-5 мең сораучылар да бар. Узган ел 1700 сумнан башланган иде. Быел иң арзан чакыру – 1900 сум. Яңа елга якынлашкан саен, иң кыйммәте 3000 сум булачак, – диде ул.
Заказлар кабул итә башлаганнар инде. Беренче клиентларына 22 декабрьдә барачаклар. Эштән соң гына йөргәч, алар көненә икедән алып алтыга кадәр кешедә булып өлгерә. Аларның клиентлары арасында җырчылар да күп. Эльвира әйтүенчә, Кыш бабай гадәти түгел, ә милли. Аның киемнәренә дә татар орнаментлары чигелгән.

– Минем Кыш бабайның сөйкемле сөяге бар. Ул балалар белән бик тиз уртак тел таба, алар да аңа тартыла. Кыр кызы булып йөрүдән керем бар – яшермим. Мин инде ике ел шул акчага Яңа елда мул итеп табын корам. Киемнәрне дә шунда эшләп җыйган акчага яңартам. Быел менә тагын яңа костюм алырга телим, – диде Кар кызы.

Кыш бабай – халык артисты

Кыш бабай булып танылган артистлар да йөри. Әгәр балагызны Татарстанның халык артисты Азат Тимершәех котларга килсә, аптырап калмагыз. Азат әфәнде әйтүенчә, ул бу эшкә күптәннән – 1980 елларда ук алынган. Еш кына балалар бакчаларына, өйләргә бара икән. Кыш бабайның оныгы – Кар кызы булып театр актрисалары йөри. Бу тандемнарның үзенчәлеге – үзләре белән баянчылары да бар.
– Бу кәсебемне кешегә шатлык китерү, балаларның күңелен күрү дип кабул итәм. Аларның сөенүләрен күреп, үземә дә рәхәт була. Ярый әле, балалар могҗизага ышана. Аннан соң татар телен саклап калуның бер ысулы да дип саныйм эшемне. Ә үземнең алты оныгым, Кыш бабайны күргәч: «Бу безнең бабай бит!» – дип көлә, – ди ул.

Азат Тимершәех, клиентларга төгәл бәясен әйтмим, ди.
– Алдан ук: «Никадәр булдыра аласыз, шуның кадәр бирерсез», – дип әйтәм. 1000 сум бирүчеләр дә, 1500, 1800 сумнарын кызганмаучылар да бар. Никадәр бирәләр, шуңа ризамын. Без, элеккеге буын җырчылары, бәя сорап ала белмибез шул. Балалар бакчаларында 1500-2000 сум бирәләр. Белдерүләр дә элгәнем юк. Бер кеше икенчесенә әйтеп чакыралар. Иң күбе – бер көнгә 28 заказ булган иде. Бик күп инде ул. Бик арыта да. Узган ел бер көнгә 15 заказ кабул иткән идем, – диде Азат әфәнде.

Клиентлары арасында зур-зур түрәләр дә бар.

«Көндәш күреп, үзебезгә килергә теләмәделәр»

Кыш бабай белән Кар кызын чакыру шәһәрләрдә генә түгел, авылларда да популяр. Арчада яшәүче Зилә һәм Ранис Зиннәтовлар бәйрәмнәргә парлап йөри.
– Әлеге эшебезне өч ел элек кызык өчен генә башлаган идек. Ул вакытта акча эшләү уе булмады да бездә. Мин үзем кечкенәдән үк мәдәният дөньясында кайнап үскән кеше. Иремә дә Кыш бабай булып йөрү яңалык булмады. Теләгебез – иҗади илһам алу иде. Беренче елны күбесенчә якыннарыбызны бәйрәм белән котладык. Һәм өч-дүрт түләүле заказ кабул иттек. Керем 3-4 мең сум тирәсе булгандыр. Ә узган ел, үзебез дә һич көтмәгәндә, заказларыбыз күп булды. Кереме яхшы, тик яртысы диярлек киемнәрне яңартуга тотыла. Быел, мәсәлән, 9 мең сумлык костюм алдык, – диде Зилә.

Зиннәтовларны район-авылларда гына түгел, Казанда да көтеп алалар икән.
20-30 декабрьдә 15 минутлык экспресс-котлау ( моңа Кыш бабай һәм Кар кызы котлавы, баланың шигырьләрен яки җырлавын тыңлау, бүләк бирү, фотосессия керә) – 550 сум. 20-30 минутлык программа (Кыш бабай һәм Кар кызы котлавы, чыршы тирәли әйлән-бәйлән, уеннар, флешмоб, баланың шигырен яки җырын тыңлау, бүләк, фотосессия) – 800 сум. 31 декабрьдәге заказларның бәяләре дә кыйммәтрәк йөри. Кичке сигезгә кадәр 10-15 минутлык котлау 800 сум торса, 20-30 минутлык программа 1100 сум булачак. Яңа ел символларын соңрак вакытка чакырырга теләгән очракта, бәяләр тагын да арта.

Зилә әйтүенчә, алар шулай ук корпоративларга һәм балалар бакчаларында уза торган Яңа ел бәйрәмнәренә дә йөри. Корпоративларга килү 600-1000 сум булса, чыршы бәйрәмнәре – 1500-2000 сум.

– Безнең бәяләр чагыштырмача арзан. Артык кыйммәт куярга күңел тартмый. Баласына могҗиза бүләк итәргә теләүчеләрнең күпчелеге гади гаиләләр. Балачак бер генә килә. Аларның әле тылсымга ышана торган чаклары. Сабыйларның күңелен күрүдән үзебез дә канәгатьлек хисләре кичерәбез. Үзебезнең балаларга да чакырасы килгән иде Кыш бабай. 4500 сумга төшә, диделәр. Районнан икенче бер тәҗрибәле Кыш бабайны көчкә эзләп таптык. «Сез безнең көндәшләр, килмибез», – дип баш тартучылар да булды, – ди Зилә.

Кыш бабай резиденциясе

Болардан тыш, Арча районындагы Кырлай авылында да чын Кыш бабай резиденциясе бар. 1 декабрьдән башлап, әти-әниләр, балалар Бабакай янына кунакка барып кайта ала. Казаннан Кырлайга автобус йөри. Резиденция тәкъдим иткән автобус белән барасыз икән, билет түбәндәге бәягә төшәчәк: балаларга – 1700, мәктәп укучыларына – 2200, олылар өчен – 2450 сум. Кырлайга үз машинагыз белән барган очракта, Кыш бабай янына керү билеты кечкенә балаларга – 1350, мәктәп укучыларына – 1850, олыларга исә 2100 сумга төшәчәк. Көненә карап, билет бәяләре дә төрлечә булуы ихтимал. Автобус белән барган очракта, билет бәясенә юл чыгымнары, автобус эчендә гид-экскурсовод, әкияти геройлар чыгышы, Кыш бабай һәм Кар кызының йокы бүлмәләрен карау, Кыш бабай риваятенә нигезләнгән спектакль, Яңа ел күчтәнәче һәм грамота керә. Башка хезмәтләр (көндезге аш, атларда йөрү һ.б.) өчен аерым түләнә. Татар телендә узачак тылсымлы тамашаны 23, 26 һәм 30 декабрьдә, шулай ук 8 гыйнвар көнне күреп булачак.


Иң яхшы Кыш бабай кем булыр?

Иң яхшы «Халык Кыш бабае»ның исеме «Казан» Гаилә үзәге каршындагы Татарстан башкаласының төп чыршысын ачу тантанасында билгеле булачак. Шәһәр башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Афзалов әйтүенчә, Яңа ел алдыннан «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта шәһәрнең төп чыршысын ачу тантанасында бәйгегә нәтиҗәләр ясалачак һәм җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылачак.

Җиңүчеләрне билгеләгәндә, жюриның бәясе һәм конкурсның рәсми Instagram-аккаунтындагы онлайн-тавыш бирү нәтиҗәләре исәпкә алыначак.
«Халык Кыш бабае» бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул итү башланган инде. Анда иҗади командалар катнаша ала. Алар Яңа ел костюмнарында үз программаларын тәкъдим итәргә тиеш. Сайлап алу турын узган Кыш бабайлар 15 декабрьдә шәһәрдәге сәүдә үзәкләренең берсендә интерактив программаларын күрсәтәчәк, биредә жюри әгъзалары аларга үз бәясен бирәчәк. 20-23 декабрь көннәрендә Казан урамнарында, тукталышлар һәм торак массивларында әлеге программаларның презентациясе үткәреләчәк.

Рәсем асты: Зилә һәм Ранис Зиннәтовлар. (Гаилә фотоархивыннан)
1нче биттәге фото Эльвира ШАКИРОВА фотоархивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading