Кытайдагы коронавирус халыкка тынгылык бирми. Әлегә, Россиядә шөкер, инфекция йоктыручылар булмаса да, Кытайда ял итүчеләр бу вирусны ияртеп кайтмасыннар, дип борчылалар.
Дөрес, аэропортларда читтән кайтучыларны ныклап тикшерәләр. Хәтта, кешенең тән температурасын үлчи торган махсус җайланмалар да куелган. Әмма, тәҗрибә күрсәткәнчә, инфекция кешенең организмында уртача 10 көн бернинди билгеләрсез сакланырга мөмкин икән. Димәк, Кытайдан ял итеп кайтучы кешенең аэропортта хәле яхшы булып та, соңыннан авырый башлавы бар. Сүз уңаеннан, Казанда шундый очраклар күзәтелде. Кытайдан кайтканнан соң берникадәр вакыт узгач дүрт кеше хастаханәгә мөрәҗәгать иткән.
Коронавирусның билгеләре салкын тигәндәге кебек үк: борыннан ага, тән температурасы күтәрелә, тамак авыртырга, эч китәргә мөмкин. Шуңа да авыруга карап кына диагнозны билгеләп булмый. Моны бары махсус лаборатор анализ ярдәмендә генә ачыклап була. Казанда хастаханәгә мөрәҗәгать иткән әлеге дүрт кешенең анализлары коронавирус йоктырмауларын дәлилләгән.
Туристларның күбесе Кытайның Хайнань утравы, Санья шәһәрендә ял итә. Биредә ял итүче Татарстан кешеләре социаль челтәрләрдә: “Биредә куркырлык бернәрсә дә юк, бар да тыныч. Яңа елны да уздырдык, битлекләрдә да йөрүчеләр күренми”, – дип ышандырырга тырышса да, федераль басмалар ул якларга да вирус үтеп кергән, дип хәбәр итә.
Социаль челтәрләрдә вакыйгаларны арттырып күрсәтү бар анысы. Барган җирдән кинәт егылу, банан ашарга ярамау, Кытайдан посылкалар кабул итү тыелган дигәннәре дә – әкият. Әмма, бәласеннән баш аяк, дип Санья шәһәрендә ял итүче туристларны 1 февральгә кадәр эвакуацияләргә җыеналар.
Кытайга сәяхәт итәргә дип юллама алган кешеләр, туристлык агентлыклар да аптырашта. Берьюлы 40-50ләп кеше юллама акчасын кайтаруны сорап килә башлагач, туристлык операторлары мәсьәләне тиз генә хәл итә алмый. Алмашка башка илгә юлламалар тәкъдим итеп тә карый. Тик, әлеге вирусның дөньяның бүтән илләренә дә таралуы янаганда, берәүнең дә сәламәтлеген куркыныч астына куясы килми шул. Халыкның кайберләре мәсьәләне суд аша хәл итәргә җыена.
Авыру иммунитеты нык кешедә биш-алты көндә узарга да мөмкин. Коронавирус катлаулы өзлегү китереп чыгаруы белән куркыныч. Нык ютәл башлана, үпкә ялкынсынуы көчәя, шул сәбәпле, кеше сулыш алуы авырлашып үләргә мөмкин.
Кызганыч, Кытайда коронавирус корбаннары артып бара. Авыруларны башкалардан аерым дәвалау өчен Ухань шәһәрендә бер атна эчендә 1000 кешегә исәпләнгән мобиль хастаханә төзү бурычы да куелды. Күпләр вируска каршы прививка, дарулар юкмы, дип кызыксына. Табиблар әйтүенчә, коронавирусның аерым дәвалау ысуллары юк, вакцина да әлегә уйлап табылмаган. Дөрес, бу өлкәдә оператив эш алып барыла. Ни хикмәт, кызамык бу вирустан берничә мәртәбә куркынычрак булып саналса һәм аңа каршы вакцина инде булса да, аны ясатырга бик ашкынып тормыйлар. Ә әлегә бездә булмаган Ухань вирусыннан куркып кеше прививка эзли, дип гаҗәпләнә табиблар.
Авыруның килеп чыгуына килгәндә, кайберәүләр аны еланнардан, икенче берәүләр ярканатлардан ияргән булырга мөмкин, дип фаразлый. Әлегә аның тыгыз элемтә вакытында кешедән кешегә йогуы расланган. Шуңа да Татарстанның Роспотребназдор идарәсе кисәтү чараларын күрергә киңәш итә.
Коронавирустан саклану өчен 8 киңәш:
- Вазгыять җайга салынганчы Кытайга бармый торыгыз, башка чит илгә юллама алыр алдыннан да андагы эпидемиологик хәл өйрәнегез,
- хайваннар, диңгез ризыклары сатыла торган базарларга бармый торыгыз,
- бары термик эшкәртелгән ризык, чиста су гына кулланыгыз,
- зоопаркларга, хайваннар катнашындагы күңел ачу чараларына бармый торсагыз яхшырак,
- кеше күп булган урыннарда битлек киеп йөрергә киңәш ителә,
- кулны ешрак юыгыз,
- бүлмәләрне ешрак җилләтегез,
- Кытайдан кайткан кеше авырып китә икән, хастахангә мөрәҗәгать итәргә, чит илдә булуы хакында табибны кисәтергә бурычлы.
Комментарийлар