16+

Көзге ярминкәләр башланды

Казанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре рәсми рәвештә башланды.

Көзге ярминкәләр башланды

Казанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре рәсми рәвештә башланды.

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Мәскәү базарында сәүдәнең куелышы белән танышты. «Узган ел, корылык сәбәпле, бәрәңгене Беларусьтан һәм Россия төбәкләреннән китертергә туры килгән иде. Быел үзебезнең агросәнәгать хезмәтчәннәре дә мул уңыш үстерделәр. Ярминкәләр кышка кадәр дәвам итәчәк», - дип, шәһәр халкын сөендерде ул.
Быел, дөрестән дә, Аллага шөкер! Казанда 24 сентябрьдәге ярминкәгә генә дә агросәнәгать предприятиеләре, район кооператорлары 30 миллион сумлык азык-төлек алып килгәннәр. Узган ел бәрәңге ярминкәдә 17 сум торса, гадәти көннәрдә 50 сумга, ә карабодай 100 сумга җиткән иде. Бу көздә бәрәңгене 8-9 сумнан, карабодайны 35 сумнан, суганны 12 сумнан сатып алырга мөмкин.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлеге җитәкчесе Ильяс Зиннуров әйткәнчә, ярминкәләрдә барлык төр продукция сәүдә челтәрендәгедән 10-15 процентка арзанрак булачак.
Яңа Савин районы базарында Кукмара, Кайбыч, Буа, Яңа Чишмә, Апас районнары кооператорлары һәм фермерлары, «ВАМИН» агропредприятиесе гөрләтеп сәүдә итте. Яңа Чишмә һәм Кукмара үзешчәннәре концерт куйды.
Ярминкәләрдә, әзер азык-төлектән тыш, тере терлек, печән, салам, ашлык та сатуга куелачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading