16+

Лада Аюдагка нинди төшләр керә?

Эчтән генә: «Төслеме? Аклы-каралымы?» - дип куйгансыз икән, кызыксыну бар дигән сүз. Бу сорауга дөп-дөресен, әлбәттә инде, рәссамның «Казан» милли мәдәният үзәгендә ачылган 70 эштән торган «Лада Аюдаг төшләре» дип аталган шәхси күргәзмәсе әйтеп бирәчәк.

Лада Аюдагка нинди төшләр керә?

Эчтән генә: «Төслеме? Аклы-каралымы?» - дип куйгансыз икән, кызыксыну бар дигән сүз. Бу сорауга дөп-дөресен, әлбәттә инде, рәссамның «Казан» милли мәдәният үзәгендә ачылган 70 эштән торган «Лада Аюдаг төшләре» дип аталган шәхси күргәзмәсе әйтеп бирәчәк.

2002 елдан БДБ рәссамнары һөнәри берлегенең Казан бүлекчәсен җитәкләгән Лада Аюдаг моңа кадәр дә 100дән артык шәһәр, төбәк, республика һәм халыкара күмәк күргәзмәләрдә катнашкан, куратор буларак, аларны оештырган рәссам. Казанда, Мәскәүдә, 1997 елда Мисырда (Каһирә), 2000, 2005 елларда Франциядә (Париж) шәхси күргәзмәләрен, Германиядә (Берлин, Рейхстаг) экспресс-күргәзмәләр уздырган ханымны янә дуслары белән очраштырырга җитди сәбәп бар. Аны юбилярга вакыт галиҗәнаплары үзе билгеләгән. Романтик реализм стилендәге портретлар белән беррәттән, китап, журналларда Лада Аюдаг әкиятләренә эшләнгән иллюстрацияләр дә тамашачыда кызыксыну уятмый калмый. Автор иҗатының икенче канаты бусы.
- Төш - шуның кадәр шәхси әйбер. Үзең төштә күргән сурәтләрнең матурлыгын, мәгънәсен башкаларга да җиткерү - рәссам өчен иң кызыгы. Һәр кеше - ул аерым галәм, ә төш - шуның бер өлеше. Әгәр дә син иҗатың аша әлеге галәмне кем беләндер уртаклаша аласың икән, рәссамның төп вазифаларының берсе үтәлде дигән сүз. Төш аркылы безгә әллә нинди серләр ачыла. Төштә әзер килеш ниндидер картина «бирелә» икән, аның әле югарыдан иңгән бик мөһим хәбәр булуы да ихтимал. Әйтик, мин үземне оча торган балык һәм карлыгач сурәте төшкән картинаның авторы итеп сизмим дә хәтта. Аллаһы тарафыннан яратылган һәм һичкайчан үз мохитләренең чикләрен узасы, һичбер вакыт бергә очрашасы түгелләр иде алар югыйсә, - ди рәссам, картинасын шәрехләп.
«Вакыт подиумы» дип аталган циклда исә рәссам портретларда сурәтләнгән шәхесләрне аерым бер вакыт аралыгына - үткән гасырга «урнаштырган». Әйтик, рәссам Миләүшә Нуруллинаны бик зирәк шәхес, Атлантиданың алтын алмаларын саклаучы кыяфәтендә күрәбез. Зирәклегенә басым ясап, җилкәсендә елан утыртырга да онытмаган. Көтелмәгән образлар аша бирсә дә, фоторәссам Фәрит Гөбәевне дә танып була. Күренеп тора: зиннәтле заманча бинада, кәнәфигә утыртып ясалган портретлар кызык түгел рәссамга. «Әгәр дә ул кеше башаягы белән XIX гасырдан икән, гафу итәсез, мин нишлим?» Рәссамның тоемлавы шундый икән, әлбәттә, берни эшләп булмый. «Ул реализмга омтылмый. Аны китаплары әнә шулай еракка алып китә. Лада Аюдагны рәсем сәнгатендә дә шигърияте йөртә», - ди танылган сәнгать белгече Розалина Шаһиева автор турында. Чыннан да, геройларын, ничек бар - шулай киндергә күчерү ягында да түгел рәссам. Әнә «балга җыенган» Наташаны язганда, героеның әтисенеке кебек эшче кулларына игътибар итә. Нишләсен, кызның образын тулысынча нәфис итеп күрәсе килгән рәссам, эш кулларга барып җиткәч, икенче модель чакырырга мәҗбүр була.
Үзенең визит карточкасы итеп санаган «12 ай» циклында да рәссам даирәсендәге шәхесләр сурәтләнгән. Әйтик, Наилә Ахунова белән Борис Вайнерның кызлары Ида да шулар арасында.
XVIII гасыр башына - пудраланган бөдрә париклар, Екатерина II идарә иткән чорга «кайтарган» рәссам аны. Күргәзмәне автор белән бергәләп карарга туры килсә, сезнең игътибарны ул әлеге «серле тарихка» игътибар иттерми калмаячак.
- Бу эш минем үземне дә таң калдырды. Көннәрдән бер көнне шушы кызны банкта күреп телсез калдым. Мистика. Чөнки мин шундый ук кыяфәттәге кызны уйлап чыгарып, моннан 14 еллар элек аны салам өеме янында ясаган идем инде... - ди автор. Һәм, әлбәттә, инде моңа кадәр хыялында гына тудырган кызга портретын эшләргә тәкъдим ясый. «Әгәр дә бу ике эшне чагыштырып карасаң, аның тәңгәл килүенә шик калмый», - ди Лада Аюдаг. Бу кыйсса әле моның белән генә дә бетми. Сынлы сәнгать дөньясындагы әйтеп бетерелмәгән серне үз күзләре белән күргән кыз, банктагы эшен калдырып, кулланма-гамәли сәнгать белән шөгыльләнә башлый.
* * *
Күргәзмә залының зур булуыннан да үзенчә файдаланган рәссам. Биредә ул экспозициянең нәкъ үзәгендә торган «Шаляпин турындагы төш» портретын эшләп бетерә. «Болай да инде Ф. Шаляпин портретын ул көйгә калдырасым килми иде. Чөнки ул бик тантаналы, бераз күңелсез килеп чыкты. Мин башка - ниндидер «җиңел», мәгълүмати Шаляпинны тели идем. Портретны кичә төгәлләдем. Биредә үземнең «остаханәмнең» шуның кадәр зур булуына хозурланып йөгереп йөрдем. Мондый хәлнең гомердә дә булганы юк иде. Бер буяу салам да бер 10 метрга читкәрәк китеп карыйм, бер буяу салам да тагын китәм. Гомумән, мондый зур остаханәң булса, бик кызык икән, - ди рәссам. Биредә күрсәтелгән «Вакыт подиумы» циклына кергән эшләрнең кайберләре Парижның Россия фән һәм мәдәният үзәгендә күрсәтелгән булган инде. 5 декабрьдә тагын Франциягә - күргәзмәгә җыена рәссам. Эшләре Халыкара графика академиясендә (Санкт-Петербург), Казан, Алабуга, Курган һәм Петрозаводск музейларында, АКШ, Швеция, Чехия, Франция, Төркия, Греция һәм Мисырның рәсми вәкиллекләрендә, шәхси тупланмаларда сакланган рәссамга хәерле сәфәрләр телисе генә кала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading