16+

Үлчәп кара әле, сеңлем!

Өлкәннәр арасында иң киң таралган авыру нинди дип сорасаң, бөтен кеше, бертавыштан, югары кан басымы - гипертония дип җавап бирер иде, мөгаен. Кан басымы югары булудан зарланмаган кеше, юктыр инде ул. Бөтен Россия буенча гына да барлыгы 40 миллионга якын кеше гипертония белән авырый. Алай гына да түгел, безнең илдә...

Үлчәп кара әле, сеңлем!

Өлкәннәр арасында иң киң таралган авыру нинди дип сорасаң, бөтен кеше, бертавыштан, югары кан басымы - гипертония дип җавап бирер иде, мөгаен. Кан басымы югары булудан зарланмаган кеше, юктыр инде ул. Бөтен Россия буенча гына да барлыгы 40 миллионга якын кеше гипертония белән авырый. Алай гына да түгел, безнең илдә...


Кан басымы ул - кан тамырлары (вена, артерия, капиллярлар) тышчасына канның басымы. Кан басымы канның тамырлар буенча хәрәкәтен тәэмин итүдә мөһим урынны алып тора. Ул терекөмеш баганасында билгеләнгән миллиметрларда үлчәнә һәм ике сан белән билгеләнә. Нормаль артериаль кан басымының күрсәткече 120/80 дип билгеләнгән. Монда 120 саны - йөрәк кыскарганда билгеләнгән кан басымы булса, 80 саны исә йөрәк тынычланган вакытта билгеләнгән басымны күрсәтә.
Кан басымының күтәрелүенә берничә фактор йогынты ясый:
- гәүдә авырлыгының артуы;
- нәселдәнлек;
- тозлы ризыкларны күп ашау;
- кан басымының югары булуы бөер, калкансыман биз, баш мие, йөрәк авырулары белән бәйле булырга мөмкин.
Табиблар әйтүенчә, гәүдә авырлыгын 10 килограммга киметү кан басымын 10 шкалага төшерергә мөмкин. Шуңа күрә авырлыкны контрольдә тоту гипертония белән көрәштә беренче урында тора да инде.
Баш авырта, колаклар шаулый...
Гипертония белән авыручы кеше бу турыда үзе белмәскә дә мөмкин, ди табиблар. Шуңа күрә олы яшьтәге кешеләргә кан басымын даими рәвештә үлчәп тору зарур. Әби-бабайларыбыз бу мәсьәләдә үзләре дә бик таләпчән: кан басымын көнгә 3-4 тапкыр үлчәттерергә дә мөмкиннәр. Кан басымы югары булганда, организмда күп очракта менә нинди үзгәрешләр күзәтелә: баш авырта, баш әйләнә, колаклар шаулый, күз алдында кечкенә чебеннәр очып йөргән кебек була. Кемнәрнеңдер башы авыртмаска да мөмкин, ә менә йөрәкнең үзен сиздерүе бик ихтимал.
Вакытында дәваламасаң...
Гипертонияне вакытында дәваламасаң, аның ахыры бик аяныч тәмамланырга мөмкин. Хәер, бер генә авыруны да сузып йөрергә ярамый. Гипертониягә салкын караш нәтиҗәсендә кан тамырлары зәгыйфьләнә һәм кан басымы күтәрелгән вакытта тамырлар өзелә, шартлый. Бу күренеш исә теләсә кайсы органда күзәтелә ала. Баш мие зыян күрсә, инсульт булырга мөмкин, йөрәктә булса, инфаркт, бөердә кан тамырлары шартласа, бу бөер эшчәнлегенең җиткелекле булмавына китерә.
Югары кан басымлы кешеләргә табиблар билгеле бер кагыйдәләр буенча тукланырга куша.
Киңәш ителми:
1. Тоз һәм артык тозлы ризыклар. Натрий организмдагы сыеклыкны тоткарлый. Нәтиҗәдә кан басымы күтәрелә. Табиблар көнгә традицион рәвештә тозны 10-15 грамм кулланырга түгел, ә аны 3-4 граммга кадәр киметергә куша. Ә моның кадәр күләмдәге тозны көндәлек ашый торган ризыклардан да алып була, ягъни аларны өстәмә рәвештә тозлау инде кирәк түгел.
2. Каты итеп ясалган яшел һәм кара чәй, каһвә, ә иң мөһиме - спиртлы эчемлекләр. Әлеге продуктлар барысы да кан тамырларын киңәйтә һәм йөрәккә зур авырлык тудыра, нәтиҗәдә кан басымы күтәрелә.
3. Майлы ризыклар: казылык, сыер мае һ.б. Ризык әзерләгәндә зәйтүн мае яки сыек май куллану яхшырак.
4. Шикәр комы. Шикәр комын күп куллану артык килограммнар җыюга китерә, бу исә гипертония барлыкка килүнең төп сәбәпләренең берсе.

Файдалы:
1. Яшелчәләр. Клетчаткага бай ризыклар холестеринның күләмен киметә.
2. Магний һәм калий. Бу элементлар йөрәкне ныгыта. Көндәлек рационга төрле ярмалар, кәбестә, күрәгә, кишер һәм чөгендер кертегез.
Иң мөһиме - тәмәке тартмаска! Никотин кан тамырларын кыса, димәк, кан басымын күтәрә.

PS. Кан басымының түбән булуын исә медицинада гипотония дип атыйлар. Сәхифәбезнең икенче чыгарылышында сүз нәкъ менә шуның турында барачак.


Үзеңне тикшереп кара!
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы керткән нормалар:
- түбән, әмма нормаль санала торган кан басымы - 115-110/70,
- нормаль кан басымы - 120/80,
- нормаль кан басымының иң югары күрсәткече - 130-135/85,
- артериаль гипертония - 140/90нан башлап.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading