16+

«Әлдермештән Әлмәндәр» мультфильм формасында яңарачак

Туфан Миңнуллинның барыбыз да яратып караган «Әлдермештән Әлмәндәр» әсәре кабат тамашачы хозурына кайта. Бу юлы ул спектакль түгел, ә мультфильм формасында яңарачак.

«Әлдермештән Әлмәндәр» мультфильм формасында яңарачак

Туфан Миңнуллинның барыбыз да яратып караган «Әлдермештән Әлмәндәр» әсәре кабат тамашачы хозурына кайта. Бу юлы ул спектакль түгел, ә мультфильм формасында яңарачак.

Комедия 30 елдан артык Камал театрында сәхнәләштерелеп, берничә буынны тәрбияләргә өлгерде. Бүген исә «Татармультфильм» берләшмәсе ярдәме белән легендар әсәргә яңа сулыш бирәчәкләр. Анимацион фильмны иң заманча технологияләр буенча төшерәчәкләр.

Әлмәндәр карт‑татар халкының җыелма образы. Әҗәлне төрлечә хәйләләп, алдалап йөрткән карт образы инде күптәннән халыкның милли йөзе, намус аклыгы билгесенә әверелде.

- Кайчандыр бабам мине Камал театрына шушы спектакльне карарга алып барды. Спектакль барышында бабам минем янда түгел, ә сәхнәдә кебек тоелды миңа. Ул да минеке кебек хөр телле, үткен иде. Кызганыч, хәзер Әлмәндәрнең кем икәнен дә белмәгән буын үсеп килә. Туфан абыйның әсәрен мәңгеләштерер өчен төшерәбез без бу анимацион фильмны, - дип сөйләде мультфильмның баш продюсеры Азат Ганиев.

Туфан Миңнуллинның кызы Әлфия ханым да әлеге әсәрнең анимацион формага күчерелүен хуплады. Мультфильм әтисенең юбилей елына иң зур бүләк булыр ди ул.

Бүген мультфильмның сценариясе әзер. Аның өстендә Сергей Киатров, Азат Ганиев белән берлектә танылган драматург Илгиз Зәйниев һәм «Шаяннар һәм тапкырлар клубы» командасы эшләгән. Мультфильм геройларының образлары да инде кәгазьгә дә төшерелгән. Персонажлар заманында Камал театры сәхнәсендә уйнаган артистларга, ягъни Әлмәндәр карт, улы Искәндәр, килене Өммия, Әҗәл дә әлеге рольләрне башкарган Шәүкәт Биктимеров, Ирек Баһман, Нә­җибә Ихсанова, Равил Шәрәфиевкә охшаган.

- Мультфильмда да актерлар шушы тавыш белән сөйләшсен иде, - дип тели Азат Ганиев.

Ләкин 2012 елда Шәү­кәт Биктимеров вафат булу сәбәпле, аның тавышына охшатып, Камал театры артисты Эмиль Талипов сөйләшәчәк.

Мультфильм «6+» аудиториясе өчен каралган. Балага Әҗәл образын, аның кем икәнен, ни өчен Әлмәндәр картны алып китәсе килгәнен аңлатуы кыен. Шуңа да мультфильмның һәр адымын балалар психологы, методистлар, башка белгечләр күзәтә икән.

- Бу пьеса үлемне алдау турында түгел. Ул тормышны яратырга өйрәтә торган әсәр, - дигән фикердә мультфильмның баш режиссеры Сергей Киатров.
Әсәр татар теленнән кала, рус һәм инглиз телләренә дә тәрҗемә ителәчәк. Мультфильм балалар бакчаларында, мәктәпләрдә күрсәтеләчәк. Теләгән һәркем аны интернет челтәреннән карый алачак. Әлмәндәр дөнья да гизәчәк: оештыручылар мультфильмны төрле конкурсларга җибәрергә ниятли икән.

Ләкин мультфильм төшерүчеләрнең әлеге проектны башкарып чыгар өчен үз акчалары гына җитми, шуңа да алар халыкны әсәрне анимацион форматка бергәләп күчерергә өнди. Анимацион фильмның бер минуты 300 мең сумга төшә, димәк, 26 минутлык «Әлдермештән Әлмәндәр» мультфильмын төшерү өчен 7 миллион 800 сум акча кирәк булачак. Акчаларның бер өлешен «Татармультфильм» берләшмәсе үзе каплаячак, ә калган 5 миллион сумны халыктан җыярга өметләнәләр.

Татар әдәбиятына, мә­дәниятенә битараф булмаганнар мультфильмны төшерүгә ярдәм күрсәтә ала. Һәр кеше, кертеменең күләменә карап, үзенә бүләк сайлый ала. Оештыручылар спонсорларга Әлмәндәр рәсеме төшерелгән календарьлар, футболкалар, комикслар китабы, DVD‑диск кебек күпсанлы кызыклы бүләкләр әзерләгән. Бонус түләп, үзеңнең исемеңне мультфильмның титрларына керергә, иҗади эш барышында фикер алышырга һәм хәтта сопродюсер «кәнәфиен» алыр­га да була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading