Шәһри Казан

Әләклә... һәм юлларда тәртип сал

1 октябрьдән юллардагы тәртипне халык үзе саклый башлаячак. «Халык инспекторы» дигән яңа мәгълүмати система җәяүлеләрнең дә, руль артында йөрүчеләрнең дә хокукларын якларга, ялгышларын күрсәтергә булышачак.

Реклама

Машина йөртүче белән җәяүле мөнәсәбәтләре күптән эре шәһәрләрнең төп проблемаларының берсенә әверелде. Икесе дә юл хәрәкәтенең тигез хокуклы катнашучылары булуга карамастан, җәяүле: «Мин һәрчак хаклы!» − дип саный, машина йөртүче исә бер дә ул кагыйдә белән исәпләшергә ашыкмый.
Татарстанда көзен эшли башлаячак «Халык инспекторы» дип аталучы мәгълүмати система юл низагларының бу төрен дә көйләргә алына. Система юл кагыйдәләрен бозу очраклары турында халыктан килгән мөрәҗәгатьләрне өйрәнү һәм хәл итү белән шөгыльләнәчәк. Аны гамәлгә ашыру планын инде республика хөкүмәте дә раслаган. Илдар Халиков имзасы астындагы документ узган атна ахырында хөкүмәтнең рәсми сайтына «эленде».
«Халык инспекторы» өчен интернетта махсус бит булдырылган. Ул 1 октябрьдән эшли башлаячак, дип көтелә. Халык юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын үзләренең видеога төшерүче җайланмаларына (видеорегистратор, телефон, камера һ.б.) теркәп алып, турыдан-туры шул сайтка юллый алачак. Бу юл хәрәкәтен дә куркынычсызрак итәргә, ЮХИДИ хезмәткәрләренең дә эшен җиңеләйтергә ярдәм итәчәк, дип саный проектны тормышка ашыручылар.
Чатны светофорның кызыл утына узып китүчеләр, «тоташ икелене» кисеп борылучылар, «тимер атларын» ярамаган урынга куючылар, шәһәр урамнарын ярыш стадионына әверелдерүчеләр артыннан юл полициясе хезмәткәрләре генә күзәтеп барырга өлгерми. «Халык инспекторы» ярдәмендә якын киләчәктә һәркем юл хәрәкәтен әдәпле итүгә өлеш кертә алачак. Юлларда үзара ихтирам өчен барыбыз бергә көрәшә башлагач, җилкуарлар койрыкларын кысарлар, дигән өмет бар.
Язманы юктан гына җәяүле белән машина йөртүче мөнәсәбәтләре турында бәян итүдән башламадым. Юл низагларының күпчелеге әлеге затларның бер-берсенә юл бирергә теләмәүләре аркасында туа. Күпчелек очракта, күңелсез хәлләргә берьюлы йөздән артык тайны иярләгән «җайдакларның» җәяүлеләрне санга сукмавы китерә. Алар бөкеләрне тротуардан әйләнеп узып, юл кичешләрендә җәяүлене үткәрмичә, машиналарын төнгә ишек төпләрендә үк калдырып, кешеләрнең ирекле хәрәкәтенә комачаулый.
Шул ук вакытта үзен юлның хуҗасы дип санаучы җәяүлеләр дә булгалый. «Җәяүле һәрчак хаклы, хәтта гаепле булганда да!» − дигән гыйбарәне барыбыз да яхшы белә. Шул тормыш законына таянып, ярамаган урында юлны кисүчеләрне, һәлакәткә китергән ситуацияне тудыручыларны еш очратырга була.
Кыскасы, җәяүле - автомобилистны, автомобилист җәяүлене тәртипкә утырта алачак хәзер. ЮХИДИ өлгерә алмый дип торасы да юк, урам уртасында кем хаклы, кем гаепле темасына тиргәшеп торасы да юк - тотасың да, кагыйдә бозучыларны төшереп, «Халык инспекторы»на юллыйсың...

Альбина Ризванова, җәяүле:
- Тротуарга атландырып куелган машина бала арбасын этеп баручыга киртәгә әверелә. Йортыбыздагы яшь аналар белән һәрдаим шундый әрсез машина йөртүчеләр белән сүзгә киләбез. «Халык инспекторы» бу проблемага нокта куяр, дип өметләнәм.

Артем Гәрәев,
7 ел стажлы машина йөртүче:
- Мин үзем юлда җәяүлеләрне гел үткәрәм. Әмма Казан урамнарында җилкуарлар җитәрлек. Өстәмә куркынычсызлык чараларын хуплыйм гына.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: