16+

Өлкәннәр түләүсез мунча кереп, чәч алдыру һәм аяк киемен төзәттерү кебек хезмәтләрдән бушлай файдалана алачак

Казанда 2016 елның 1 июленә халык саны - 1 миллион 216 мең 965 кеше. Пенсия фонды мәгълүматларына караганда, шуларның 294 мең 641е пенсионерлар.

Өлкәннәр түләүсез мунча кереп, чәч алдыру һәм аяк киемен төзәттерү кебек хезмәтләрдән бушлай файдалана алачак

Казанда 2016 елның 1 июленә халык саны - 1 миллион 216 мең 965 кеше. Пенсия фонды мәгълүматларына караганда, шуларның 294 мең 641е пенсионерлар.

Казанлыларның 130ы туксан яшьтән югарыраклар, ә Алексанин Иван Петрович быелның гыйнварында 103 яшен тутырган.

- Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан, Казанда 1 октябрьдән өлкәннәр декадасы башлана. Бу уңайдан социаль, мәдәни һәм спорт чаралары планы әзерләнде, - дип хәбәр итте шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов кичә "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә.
Казанда өлкәннәр 1 октябрьдә шәһәр мунчаларында бушлай мунча керә алачак. Чәч алдыру һәм аяк киемен төзәттерү исә, ун көн дәвамында түләүсез башкарыла. Кафеларда, ашханәләрдә һәм предприятиеләрдә өлкәннәргә хәйрия ашлары оештырыла. "Казан" гаилә үзәгендә "алтын" һәм "бриллиант" туйларына җиткән парларны котлаулар була.

Медицина хезмәткәрләре кемнеңдер каравына мохтаҗ булган өлкән яшьтәге ялгыз яшәүче пенсионерларга барачак. Ветераннар йортларында, шулай ук Дәрвишләр бистәсендәге психо-неврология интернатында тәрбияләнүчеләргә комплексы медицина каравы үткәрелә.
Социаль хезмәткәрләр, волонтерлар, хәйрия оешмалары социаль хезмәт күрсәтү үзәкләрендә исәптә торучы ветераннарга фатирларын җыештырырга, ә үз йортлары белән яшәүчеләргә яшелчә әзерләргә булышачак.

Октябрь аеннан "Интернет - озын гомер" проекты кысаларында, компьютер белеменә өйрәтү курслары башлана. Быелгы курсларга пенсия алды һәм пенсия яшендәге ике мең кеше тупланган.
Мәдәни чаралар программасы да бай. Өлкәннәргә 1 октябрьдә Казанның 1000 еллыгы, Бакый Урманче, Константин Васильев музейларына һәм зоопаркка керү бушлай. Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында 3 октябрьдә Казан дәүләт консерваториясенең опера студиясе "Моя прекрасная леди" спектаклен куя. Казан бистәләрендәге мәдәният йортлары да концертларга чакырачак. "Синема", "Киномакс", "Мир" һәм башка кинотеатрлар хәйрия башлангычында фильмнар күрсәтә. Билетларны район хакимиятләреннән, ветераннар советларыннан яки җәмәгать берләшмәләреннән алырга кирәк.

"Ак Бүре", "Акчарлак", "Оргсинтез" бассейннарында өлкәннәр өчен йөзү ярышлары оештырыла, бильярд һәм футбол бәйгеләрендә дә осталыгыңны күрсәтергә мөмкин булачак.
Дамир Фәттахов әйтүенчә, "Минем Казаным" программасы нигезендә пенсионерлар һәр якшәмбедә 8.00-14.00 сәгатьләр аралыгында Универсиада корылмаларында бушлай шөгыльләнә ала. Ел башыннан шушы мөмкинлектән 17 мең кеше файдаланган инде. Муниципаль спорт комплексларының күбесе пенсионерларга йөзү, баскетбол, волейбол, гимнастика күнекмәләре өчен түләүсез шөгыльләнү шартлары тудыра.

- Өлкәннәр-җәмгыятьнең нигезе, алар зур хөрмәткә һәм кайгыртуга лаек-дип, Казан мэры Илсур Метшин декада чараларын оешкан рәвештә үткәрергә чакырды.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading