16+

«Үлсәм дә чигүче булмам, дигән идем». Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә кандидатлар

Коридорда аяк тавышлары ишетелүгә үк: «Кәс-кәс басып читекләр килә, мөгаен, Софьядыр», - дип каршылыйлар аны. Үзе эшләгән читекләрдән ялт итеп килеп кергән Софья Даниловнага еш кына: «Син инде гел татар кебек», - диючеләр дә табыла. Андый чакта: «Ә нигә, мин болай да яртылаш татар. Әниемнең бабасы Михаил Туктарёв - керәшен....

«Үлсәм дә чигүче булмам, дигән идем».  Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә кандидатлар

Коридорда аяк тавышлары ишетелүгә үк: «Кәс-кәс басып читекләр килә, мөгаен, Софьядыр», - дип каршылыйлар аны. Үзе эшләгән читекләрдән ялт итеп килеп кергән Софья Даниловнага еш кына: «Син инде гел татар кебек», - диючеләр дә табыла. Андый чакта: «Ә нигә, мин болай да яртылаш татар. Әниемнең бабасы Михаил Туктарёв - керәшен....

Башта Рязань өлкәсендәге Кадом тегү техникумының нәфис чигү, аннан Мәскәү технология институтының келәм-текстиль бүлекләрен тәмамлаган Софья Кузьминых, аспирантураны күздә тотып, ныклап торып татар бизәген өйрәнергә карар кыла. Татар милли орнамент үрнәкләре бик саран гына китерелгән дәреслекләрдән гайрәте чиккән Софья туп-туры тарих музеена юл тота, зарисовкалар ясый. Тора-бара музейда ябышып яткан кызга сәнгать фонды ишекләре дә ачыла. Мәскәүдәге укытучыларының: «Татар бизәге - кызыл белән яшел катыш ниндидер кыргый бизәк ул», - дигән тасвирламасын көне-сәгате белән кире кага бара кыз. Нәфис намазлыклар һәм сөлгеләрнең нинди генә затлы үрнәкләренә тап булмый ул музей фондларында. Башта ук хаклы булган ул югыйсә: «Белмиләр дә, өйрәнмиләр дә - шул гына...» Шулай итеп, яшь белгеч татар бизәген күлмәкләргә, яулык-шәлләргә кертә башлый. «Ник ясыйсың? Аны беркем белми. Татар бизәге беркемгә кирәкми дә. Өлкә комитетында да аңламаячаклар», - дип тәкрарлыйлар аңа. «Үз бизәгегезне үзегез белмисез. Менә бөтенегезгә үч итеп ясаячакмын», - дип, үзенекен исбатламакчы ул һаман.

Мәскәү-Париж күргәзмәсе: мережка, күкчәчәк, ромашка...
Хатын-кызның кулы энә-җепкә ятып тора инде ул, дип кенә китә торган түгел монда. Чөнки осталык нәселдән килә. Софьяның әнисе дә талымлы осталарның берсе була.
- Әниемне кечкенә чактан ук, ачтан үлмәсен, дип, әби монастырьга хезмәтче итеп бирә. Самавыр кую, мич ягу кебек кара эшләрне бетерүгә, кулларын юдырып, аны чигүгә утырталар. Тутырып чигәргә дә, тапкырлап чигәргә дә, юрган сырырга да әни шунда өйрәнә. Чигүле келәмемне мин нәкъ менә әнидән мирас булып калган аның юрган сыра торган зур киергесендә эшләдем. Монастырьны япкач, күп кенә монашкалар, шул исәптән әни дә Казанның «конфекция» артелендә чигүче булып эшли башлый. Ул мине кул эшенә биш яшьтән өйрәтә башлады. «Әйдә, мережка яса, сызык яса», - дип, бик катлаулы булмаган эшләргә утырта иде. План тутырыр өчен эшне өйгә өеп ала, шуны җыйнаулашып эшлибез. Тукымадагы 3 рәт мережка (җепләрен суырып алып, тукымада эшләнгән челтәр), ромашка букеты, башак, күкчәчәк, тагын мережка. Чигү белән чиратлашып килгән бу бизәк гомердә дә онытылмаслык булып күңелгә уелган. Экспортка китә иде бу әйберләр. Үскәч, үлсәм дә чигүче булмыйм, дип елаган чаклар да була иде, - ди Софья Даниловна, хатирәләргә бирелеп.
Була. Ничек кенә була әле! Язмыштан качып буламы инде, йә?! Нәрсәсе кызыклы: Мәскәүдә 1969 елда Пушкин музеенда Мәскәү-Париж күргәзмәсе эшләгәндә, ул җитәкчелектән командировкага җибәрүләрен сорый. Баргач, зур пыяла витринада таныш күлмәк күреп, тораташ булып катып кала С.Кузьминых. Шундый мәртәбәле зур күргәзмәдә кечкенә чакта үзе чиккән күлмәкне күрермен дип башына да китергәне булмый аның. Үзәккә тигән, канга сеңгән шул ук күкчәчәк, шул ук ромашкалар, шул ук мережка... Дөнья булгач, очрашуларның менә шундый көтелмәгәннәре дә була икән! Мәшһүр модельер Поль Пуаре (!) моделе була ул. Эзләнә торгач, эзенә төшә: Поль Пуаре чыннан да заманында Казанга килгән икән.
* * *
Үз эшләренә әзерлекне Софья әнә шулай кечкенәдән, җитмәсә, дөньякүләм танылган осталарның эскизлары буенча модельләр җитештерүдә турыдан-туры катнашудан башлый. Сугыш башлангач, 6 нчы класста укучы кыз эшче карточкасына итекчегә өйрәнчек булып керә. Шул чагында ук күнне күннән, кем әйтмешли, исе, төсе буенча да аерырга өйрәнә.

Хисләнеп кайтып...
ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының халык рәссамы, ТР Мәдәният министрлыгының Б.Урманче премиясе лауреаты Софья Даниловна Кузьминыхларга бу баруымда, ул, алъяпкычларын бәйләп, булачак панноларының эскизларын эшли иде.
- Үткән ел яз көне Кушлавычта, Тукай-Кырлайда булып, шагыйрьнең туган җирләрен үз күзләрем белән күргәч, шул сәяхәт барышында ук «Кушлавыч» дигән бер шәкел эшләргә ниятләдем. Кырлайда үткән фәнни конференциядә катнашу да эзсез калмады. Юл буе кечкенә Тукай ишетеп үскән бөтен хикәят-әкиятләр күз алдымнан үтте. Шуларны сабый күңеле ничек итеп үзенә сеңдерә барган бит, дип, уйланып бардым. Ә андагы манзара-хозурлыкларны күргәч, бу җирләрдә иҗат итми мөмкин түгеллегенә инанасың. Инде менә күңелемне, хисләремне кузгалткан сәяхәтнең нәтиҗәсе. Бу эшем триптих булачак. Менә бусы үзәк өлеше, - дип, ул булачак эше белән таныштыра башлады. Ә триптихның ян-яктагы ике кечерәген Софья Даниловнаның кызы, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Светлана Гарбузова, материалга күчерергә, дип, үзенә алып киткән. Каюлы күн техникасында булачак икән. Алар гел шулай: батикмы ул, күнме - берсе проектлый, икенчесе станокта башкара. Каюлы күн техникасында бу кадәр берсенә берсе үрелә, әверелә барган катлаулы бизәкләрне эшләргә дә кирәк бит әле! Шуңа да: «Каян башыңа килә бу кадәр катлаулы бизәкләр!» - дип комплимент катыш бераз шелтә дә эләккән әле Светланадан.
- Беләсезме, Тукайның Шүрәлесе яшәгән кара урмандагы агач ботаклары, тамырлар бу, - ди ул бизәкләр өстеннән кулы белән йөреп. - Шундагы халәтне орнаментлар аша бирәсем килде. Үзәктәге панноның җирлеге кичке шәфәкъ төсендә булса, ян-яктагылары - урман. Шуңа да яшелнең төрле төсмерләреннән торачак алары...
Тукай темасы, гомумән, рәссамга ят түгел. Моннан элегрәк, шагыйрьнең тууына 100 ел тулуга багышлап, келәм чигә башлый ул. Тик шул тиклем күләмле, катлаулы эшне юбилейга берничек тә өлгертә алмый. Ике елга сузыла келәм чигү. Ике ел буе шәһәр өенең урта бер җирендә ике метрдан да зуррак киерге торуын күз алдына китереп карагыз.
- Анда ак җирлектә күбрәк кызыл җепләр өстенлек итә, ә уң яктан да, сул яктан да зәңгәр белән зур яфраклар чигелгән. Миннән: «Ни өчен шундый бизәк чигәргә булдыгыз?» - дип, күпләрнең сораганы да булды. «Анда әйтерсең ике яктан ике кул Тукайны саклап, яклап тора сыман. Бу минем хыялда шулай туды, - ди рәссам.
Диванда яткан кечкенә мендәр бизәкләрен генә күр! Шаян Шүрәле балаларын сурәтләгән бит шунда рәссам. Карап торсаң, күзләрен кыса-кыса көлә сыман алар.
Софья Даниловнаның эш өстәлендә яткан башка калькаларның да, иртәме- соңмы, көннәрдән бер- көнне шулай ук каюлы күннән эшләнгән панно-картиналарга әвереләчәкләренә шик юк. Чөнки бер-берсенең иҗатын хөрмәт иткән әни белән кыз икесе бер максатка эшли.
* * *
Аның күнгә сурәт басып башкарылган эшләнмәләре күн-галантерея әйберләре җитештерү фабрикасында эшләгәндә үк халыкара күргәзмәләргә (1969) куела. Кануннардан, стандартлардан китеп башкарылган хезмәтләре дә байтак. Әйтик, Көмеш гасырга (көмеш җепләрдән) һәм Алтын гасырга (алтын җепләрдән) багышлап эшләгән чигүле читекләре - шундый искәрмәләрнең берсе. Мәшһүр «Зәңгәр шәл» спектакленә Булат куеныннан чыгаруга һәммәсе «аһ» итәрлек зәңгәр шәлне дә 90 нчы елларда, Марсель Сәлимҗановның соравы буенча, Софья Кузьминых эшли. Бу яулык хәзер чын-чынлап татарның брендына әйләнде. Бөтендөнья татар конгрессы кунаклары өчен хәтта 1000 (!) данә яулык ясарга заказ алган чаклары да була аларның.
Никадәр мәгълүмат салынган рәссамның эшләренә. Араларында Болгар дәүләтенең оешуы, чәчәк атуы, Казан ханлыгы чоры хакында тулы бер тарихи кыйссаны сыйдырганнары да бар. Шуның өчен дә, кайда гына булмасыннар, урыны түрдә аларның. Рәссамның эшләрен ТР Милли музеенда, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, «Казан» милли мәдәният үзәгендә, Мәскәүдә, Петербургның этнография музеенда очратырга мөмкин. Ә эшлисе эшләренең әлегә иге-чиге күренми - җитеш кенә...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading