16+

Бүген Мамадышта Питрау бәйрәменә көтәләр

Бүген Мамадыш районының Жөри авылында оештырыла торган, ел саен көтеп алынган "Питрау" республика керәшен мәдәнияте фестивале уза.

Бүген Мамадышта Питрау бәйрәменә көтәләр

Бүген Мамадыш районының Жөри авылында оештырыла торган, ел саен көтеп алынган "Питрау" республика керәшен мәдәнияте фестивале уза.

Күңелле "Питрау" фольклор бәйрәме Җөридә инде унҗиденче тапкыр үткәрелә.
Анда катнашучылар елдан-ел арта, быел кунаклар саны 60 меңгә җитәр дип фаразлана, шуңа күрә бәйрәм узачак мәйдан да шактый киңәйтелгән. Бәйрәмгә Татарстанның 22 районыннан һәм Россия төбәкләреннән иҗат коллективлары чакырылган.

Борынгыдан килгән күркәм гадәт буенча "кояшны каравыллап", җырлы-биюле Питрау кичке якта оештырыла. Быелгы программа 17.00 сәгатьтә ат чабышы белән башлана. Ә "Әкият" балалар мәйданчыгы нәни кунакларны каршы алачак. Тантаналы ачылыш 18.00 сәгатькә билгеләнгән. Театральләштерелгән тамаша барышында "Керәшен чибәре" бәйгесендә катнашучылар, керәшен фольклор ансамбльләре парады да узачак. Мөхтәрәм кунакларның чыгышы, районның тырыш хезмәтчәннәрен, керәшен мәдәниятен саклауга зур өлеш керткән шәхесләрне бүләкләүләр көтелә.

Төп мәйданда, гадәттәгечә, милли көрәш, гер күтәрү, кул көрәштерү, аркан тартышу, баганага менү, капчык киеп йөгерү кебек төрле кызыклы халык уеннары, шахмат, шашка турнирлары үтәчәк. Шаян уеннар елга буенда да барачак. Мәйдан тирәсендә исә милли гореф-гадәтләрнең үзенчәлекләре белән таныштыручы "Керәшен авылы" торгызылачак. Биредә Татарстан районнарында яшәүче керәшеннәр генә түгел, бу юлы, мәсәлән, Чиләбе өлкәсенең Ногайбәк районы Париж авылы керәшеннәре дә үз җирлегендәге йорт-көнкүрешен тәкъдим итәчәк. Танылган яучы Аграфена Васильева үзенең "Димче почмагы"нда, гадәттәгечә, яшьләрне кавыштыру белән шөгыльләнәчәк. Мәскәүнең "Татарстан якташлыгы" оешмасы быел Ингушетиянең халык артисты Иваннаны җырларга чакырган. Эстрада һәм фольклор сәхнәләрендә концертлар гөрләткән "Питрау" фестивале яңа көн тугач, бәйрәм салюты белән тәмамланачак.

Питрау бәйрәме яки Петр һәм Павел көне - керәшеннәрнең һәм христиан динендәге бөтен милләтләрнең бәйрәме. Питрау ул - табигатьне олылау, шулай ук халыкның алда торган җаваплы эшләре - игеннәрне урып-җыю алдыннан ял итеп алу бәйрәме дә.

Шунысын әйтергә кирәк: "Питрау" бәйрәменең бизәге булган бәйгедә "Керәшен чибәре" исеменә лаек булу өчен быел ун кыз көч сынашачак. Алар арасында Менделеевск районының Иске Гришкино, Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе, Кайбыч районының Соравыл, Балык Бистәсе районының Казаклар Чаллысы кебек авыллардан, Мамадыш, Яшел Үзән, Казаннан, шулай ук Башкортстанның Бакалы районы Үмер авылыннан талантлы кызларны күрергә мөмкин. Күбесе - "Айбагыр" этнолагере, "Туым җондызы" керәшен җырулары яшь башкаручылар фестивале һәм башка милли-мәдәни чараларның даими катнашучылары.


Бәйгенең шартлары буенча, кызларга иҗади чыгыш ясарга, җанатарлары ярдәменә таянып үз төбәгенең үзенчәлекле йолалары белән таныштырырга туры киләчәк. "Бәрмәнчек" фольклор ансамбле җитәкчесе Артур Поляков рәислегендәге жюри кызларның белемен дә сынаячак: бу юлы каһарман керәшеннәр турында сораштыру оештырырга ниятлиләр. Җиңүче көмеш таҗга һәм 50 мең сум күләмендә акчалата премиягә лаек булачак. Күчмә таҗны үткән елгы "Керәшен чибәре" - Чиләбе өлкәсенең Ногайбәк районыннан Юлия Савельева үзе кидерәчәк. Әлбәттә, кызларның берсе дә бүләксез калмаячак - бәйгенең иң оста биючесе, иң матур җырлаучысы, иң сөйкемле, иң белемле кызлары да ачыкланыр дип көтелә. Республиканың "Туганайлар" газетасы редакциясе дә үз сайтында үткәрелгән тавыш бирү нәтиҗәләре буенча махсус бүләген тапшырачак.

2016 елда "Керәшен чибәре" исемен яулаган кыз да алдагы елда бөтен керәшен милли чараларының төп кунагы булачак.


intertat.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading